+14 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
25 август 2021, 20:20

Максат - тәҗрибәне республикага тарату

Стәрлетамакта чүп-чарны аерым җыю буенча акция башлап җибәрделәр.

Максат - тәҗрибәне республикага тарату
Максат - тәҗрибәне республикага тарату

Халык фронты волонтерлары Башкортстанда калдыкларны аерым җыю буенча акция башлап җибәрде. Бу хакта Халык фронты сайты хәбәр итә.

2019 елда ОНФ экспертлары тарафыннан әзерләнгән Стәрлетамак шәһәре территориясендә калдыкларны селектив җыю турында тәкъдимнәр һәм икътисади исәп-хисаплар урындагы хакимият һәм төбәк операторы тарафыннан кабул ителде.

Башкортстанда беренче тапкыр Стәрлетамак шәһәре территориясендә төрле төстәге контейнерлар куелып кына калмады, чүпне аерым чыгару оештырылды. Берничә ел экологик активистлар шәһәр хакимияте, төбәк операторы һәм идарәче компанияләр арасында конструктив диалог төзергә тырышты. Нәтиҗәдә, проектны башлап җибәрүчеләр «Второвозик» дип атаган машина сатып ала. Ул көн саен Стәрлетамакта 6 мәйданчык буенча йөри һәм бары тик коры һәм чиста икенчел чимал гына җыя.

- Башкортстанда беренче тапкыр тәҗрибәдә катнашучы халык өчен мотивация чаралары каралган проект гамәлгә ашырыла башлады, - дип сөйли ОНФның «Экология» мәйданчыгы модераторы Морат Шәфыйков. "Бу проектны эшләтеп җибәргәннән соң,  анда катнашучы гражданнарга икенчел чимал сатудан алынган керемнәрне яңадан исәпләү мөмкинлеге бирелә. Мондый мөмкинлек Русия Дәүләт думасында карала", - дип аңлатты Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы матбугат секретаре Ренара Газина.

Бу башлангыч Башкортстанның иҗтимагый эшлеклеләренең игътибарын җәлеп итте инде. Республиканың элекке баш дәүләт автоинспекторы,  хәзер отставкадагы полковник Динар Гыйльметдинов проектны «грандиоз яңалык» дип атады. Социаль челтәрләрдәге битендә ул идеяне хуплады:

"Минемчә, бик шәп карар, бөтен яклап хуплыйм, хәзер бу экспериментны кайчан бөтен республика территориясенә күчереп буласын белү зарур. Экспериментта катнашучыларга нинди калдыкларны кая куярга кирәклеген аңларга туры киләчәк. Төп аерма - коры һәм дымлы чүп-чар арасындагы аерма. Шикләнәсең икән, принцип гади - коры һәм чиста чүпне сары контейнерга салырга кирәк".

Тәҗрибә төбәкнең бөтен территориясенә таратылачакмы, юкмы, халыкның үзенә бәйле. Әгәр Стәрлетамакта яшәүчеләрнең чүпне аерым җыюга күчүе аңлашыла икән, тәҗрибә республиканың башка шәһәрләренә дә таралачак.

- Без проектны, гомумән, бу мөмкинме, дип аныклау максатыннан башлап җибәрдек, – дип аңлата «Мохит - СТР» чүп-чарны сортларга аеру заводы вәкиле, экоактивист Инайя Едренкина. - Октябрь азагына нәтиҗә ясарга мөмкин булачак: бездә кешеләрне калдыкларны каты көнкүреш калдыкларына һәм икенчел чималга бүлергә өйрәтеп буламы? Әгәр бу мөмкин булса, без проектны башка шәһәрләрдә дә таратырга тәкъдим итә алабыз. Максат - чүпне аерым җыюга бөтен республиканы күчерү.

Шушы көннәрдә федераль Төзелеш министрлыгының чүп заводлары төзелешенә нормативларны раславы билгеле булды. «Русия экология операторы» генеральный директоры Денис Буцаев сүзләренә караганда, тармакка өстәмә 300 миллиард сум акча кирәк, шуның 210-230 миллиард сумы – шәхси инвесторлар акчасы, калганы – бюджеттан финанслау. Ул шулай ук бу бюджетның чүп реформасын тормышка ашыру чыгымнарын планлаштырырга һәм заводларны күбрәк төзергә мөмкинлек бирәчәк, дип ачыклык кертте.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: