+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
28 август 2021, 10:00

“Баламны үтерүчене гафу итәм...”

Стәрлетамакта булган коточкыч хәл бөтен ил халкын тетрәндерде.

“Баламны үтерүчене гафу итәм...”
“Баламны үтерүчене гафу итәм...”

...Алинәгә 29 яшь. Танышлары сүзләренә караганда, ул “зыялы укытучылар гаиләсендә” туган. Апасы бар. Ун ел элек кыз Бишбүләк районында урта мәктәпне тәмамлап, Башкорт дәүләт медицина университетына укырга кергән. Алинә медицинаны бик ярат­кан. “Һәрвакыт ярдәмгә килә иде. Әгәр студент дуслары авырып китсә, ул аларның өенә бара, кирәкле дарулар сатып ала иде. Ул бу һөнәрне җаны-тәне белән яратты”, — ди хатынның бер танышы.

Алинә институтны 2015 елда тәмамлый һәм инде бер елдан Ренат исемле егеткә кияүгә чыга. Аңа кадәр ул Уфаның бер дәваханәсендә фармацевт һәм шәфкать туташы булып эш­ләргә өлгерә, ә аннары Кыргыз-Миякә авылына күченә, анда табиб-терапевт вазыйфасында эшли.

2017 елда Алинәнең гаиләсе тагын да тулылана: аларның кызы дөньяга килә. Өч елдан соң ул яңадан балага уза. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында бел­дерүләренчә, соңгы вакытта Алинәдә депрессия ачыкланган һәм аны психоневрология диспансерында исәпкә куйганнар. “Алинә кыз бала, өлкән кызына иптәш тууын көтәм, ди иде. Депрессия турында бөтенләй сүз булмады, мин аның белән сөйләшкәндә бернинди дә тайпылыш тоймадым”, — ди танышы.

Аның үз-үзен тотышында учреждениедән чыгарган диспансер хезмәткәрләре дә “бернинди дә тайпылыш” күрмәгән, чөнки хатын “тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмаган”. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгында да хәбәр итте­ләр. “Аны өенә канәгать­лә­нерлек хәлдә чыгаралар”, — дип ассызыкладылар ведомство матбугат хезмәтендә. Бераздан Алинә икенче кызын тудырган.

Сәламәтлек саклау министрлыгында түбән­дәгеләрне белдерәләр: “16 август иртәсендә пациентка Стәрлетамак шәһәренең 1нче клиник дәваханәсенең бала табу бүлегенә керде. Аңа планлы операция ясалды. Шул ук вакытта бүлеккә икенче пациентка китерелде, 2 сәгать аерма белән, шулай ук, аңа да операция ясалды. Шуннан соң ике ананы да реанимация палатасына күчерделәр”.

Якынча 17:30 сәгатьтә хатыннарга балаларны имезергә алып килгәннәр. Шулвакыт Алинә торып, күршесенең яңа туган баласын кулына алган да аны тәрәзәдән атып бәргән. Нарасый алынган җәрәхәтләрдән вафат бул­ган.

Фаҗига урынына хокук саклау органнары хезмәт­кәрләре килә. Җинаять эшен тикшерүгә шулай ук Башкортстан прокуратурасы да кушылган. Алинә тоткарланган һәм медицина учреждениесенә урнаштырылган, чөнки ярдәмгә мохтаҗ. Төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгъ­лүматлары буенча, яңа туган баланы үтерүдә гаепләнүче ике айга кулга алынган. Аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән­нән соң, ул тикшерү изоляторына күчереләчәк.

Судның күчмә утырышы вакытында хатын үз баласын күрергә теләвен әйткән һәм аны кулга алмавын үтенгән. Ул хәзерге вакытта үзен бимазалаган борчылу, импульсивлык, начар уйлар, суицидаль фи­керләрдән җәфа чигә. Шулай ук белгечләр хатын ни кылганын әлегә кадәр аңлый алмый, дип билгели. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул үз гамәлләрен тәнкыйтьләми, кылган гамәле өчен үкенми, аның өчен барысы да норма булып тоела. Тикшерүчеләр тарафыннан кирәкле медицина документлары алынган, эксперт тикше­ренүләре комплексы билге­ләнгән, шул исәптән гаеп­лә­нүчегә карата психологик-психиатрия экспертизасы үткәрелә, шаһитлардан сорау алына, бу хәлләргә этәрә торган барлык сәбәпләр һәм шартлар бил­геләнә.

Әлеге фаҗигадән соң өч көн үткәч, һәлак булган баланың әнисе Виктория үзенең социаль челтәрләрдәге битендә “иң мөһим һәм ихлас” постын язды. Анда ул бөтен кешене дә: табибларны да, “бу үз-үзен белештермәгән хатын-кызны” да гафу итүен белдерә.

“16 августта операция белән мин өченче сабыемны таптым. (Викториянең тагын ике улы бар.) Бу ирем белән безнең өчен дә, балаларыбыз өчен дә бик көтеп алынган сабый иде – өченче баланы бик теләдек. Алга таба безне реанимациягә күчерделәр. Анда минем белән балалары булган тагын өч хатын ятты. Мин шундый бәхетле идем, ватсап буенча шалтыраттым, сабыебызны иремә һәм балаларыма күрсәттем. Өлкән балалар карында чакта ук сабыйны яратты. Алар бик шатланды һәм бу көнне Гагарин паркына юл тоттылар. Ә алга таба фаҗигале хәлләрдән соң без сабыйны югалттык”, — дип дәвам итә хатын.

Ул 16 август көне вакыйгаларын җентекләп сурәтләргә теләмәвен әйтә. Виктория белдерүенчә, “бу аның гаиләсе өчен иң куркыныч һәм коточкыч көн” булган.

“Әлеге фаҗигадән соң ирем белән бала табу йортында калырга туры килгән көннәрдә (чөнки мин дәвалана идем), булган бөтен нәрсәне дә күз алдыннан кичердек. Төне буе еладык, йокламадык. Ә соңыннан аңладык, бу кыска вакыт эчендә нарасыебыз безне якыннарыбызны тагын да ныграк кадерләргә һәм яратырга өйрәтте. Аны да, бер-беребезне дә, балаларыбызны да, гому­мән, тормышны. Без ачу тотмыйбыз һәм барысын да гафу итәбез: бала табу йортын да, табибларны да, реанимациядә яткан бу акылы зәгыйфьләнгән хатынны да”, — дигән Виктория.

Ул гаилә судка гариза язмаячак, дип белдерде, чөнки бернәрсәне дә “явызлык белән җиңеп булмый”. Хатын үзенең яңа туган баласының бер фотосурәтен эшләргә өлгергән һәм шуның белән бәхетле. 18 августта гаилә сабый белән хушлашкан, ә 19 август — Викториянең һәм аның иренең туй көне. Хатын барыбер үзен өч бала анасы дип саный — “бары бер балам минем йөрәгемдә яши”. “Хәзер без сабыебыз хакына бик бәхетле яшәячәкбез”, — дип тәмамлаган язмасын Виктория.

Белгеч фикере

“Бу – икеләтә фаҗига...”

Бала тудырганнан соң хатын-кызларга эмоциональ ярдәм һәм игътибар кирәк, шул ук вакытта бала табу йортларының күбесендә аналар персонал тарафыннан конвейер буларак кабул ителә. Бу фикерне Уфаның профессиональ доулы, бала табуга әзерлек курсларын алып баручы психолог, дүрт бала анасы Ирина Безрукова җиткерде. — Стәрлетамак бала тудыру йортында булган хәл — бу икеләтә фаҗига. Хатын-кыз бала тапканнан соң моны эшли ала. Ул бала белән беренче очрашудан һәрвакытта да бәхетле минутлар кичерми, — ди Ирина.

Аның сүзләре буенча, кайчагында йөклелек, бала табу һәм ана булуның башлангыч этабы хатын-кыз өчен бик авыр уза. “Хатын-кызга социаль, көнкүреш, дустанә ярдәм, күңел җылысы кирәк. Кызганычка каршы, безнең бала тудыру йортларында, Русиянең күпчелек бала табу йортларындагы кебек үк, мондый хәлне сирәк очратасың. Нигездә, анда бала табуны һәм хатын-кызларны конвейер буларак кабул иткән персонал эшли. Сәбәпләре күп: профессиональ яктан бушлыкка тару, каты күңеллелек. Гомумән, безнең бала табуга ярдәм итү системасы кеше белән якын бәйләнеш тудыруны һәм эмоциональ ярдәмне күздә тотмый”, — ди Ирина.

Шуңа күрә менә шундый фаҗигале хәлләр килеп чыга да инде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: