-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
28 август 2021, 13:30

Гөмбәләр турында җиде уйдырма

Башкортстанда ел саен дистәләгән гаилә гөмбә ашап агулана. Кайчагында кешеләрне коткарып калалар, ә кайчак медицина көчсез булып чыга.

Гөмбәләр турында җиде уйдырма
Гөмбәләр турында җиде уйдырма

Узган атнада республика районнарының берсендә бер гаиләгә килгән зур кайгы турында мәгълүм булды. Җиде яшьлек малай йорт ихатасында ике гөмбә табып ашаган. Алар агулы булып чыккан. Малайны Уфага илтәләр, ә аннары Мәскәүгә алып китәләр, тик агулану бик көчле булып чыга һәм аны коткарып кала алмыйлар...

Ә гөмбә сезоны башлана гына әле. “Тыныч ауны” яратучы һәр кеше реанимациягә эләкмәс өчен нәрсәләр белергә тиеш? Без иң төп уйдырмалар һәм хаталарны тупладык.

1нче уйдырма. Алкоголь гөмбәдәге агу­ны “юа” Бу – кирәкле күләмдә спирт теләсә нинди авырулардан – имгәнүдән алып коронавируска кадәр ярдәм итә, дигән күптәнге хата. Юк, чынлыкта бу алай түгел, хәтта киресенчә. Алкоголь ярдәм итми, ә агулануны көчәйтә һәм организмга икеләтә көчергәнешлек китерә: бавырны һәм ашказаны-эчәк трактын сафтан чыгара.

2нче уйдырма. Пешергәндә суга салган суган кара төскә керә икән, димәк, гөмбә агулы Суган (кайчагында сарымсак салалар), чыннан да, караерга мөмкин, тик бу гөмбәнең ашарга яраклылыгына түгел, ә аминокислотаны тарата торган бакыр ферменты – тирозинга бәйле. Ул агулы чебен гөмбәләрендә дә, зарарсыз шампиньоннарда да бар. Кайберәүләр әле дә көмеш кашык агулы гөмбәләр белән элемтәгә кергәндә карая, дип ышана. Бу да алай түгел: көмеш еллар узу белән дә, гадәти тоздан да карая ала.

3нче уйдырма. Әгәр гөмбәне озак пешер­сәң, агуы чыгып бетәчәк Күпчелек очракта гөмбәдәге агу пешерүгә бирешми. Хәтта берничә сәгать кайнаса да, даими рәвештә суны алыштырсаң да, әйтик, агулы поганкаларның токсиннары чыкмый һәм алар бик агулы үзлекләрен саклый.

4нче уйдырма. Гөмбә балалар өчен файдалы Бала организмы гөмбәләрдә булган аксымны эшкәртә ала торган ферментлар эшләп чыгармый, шуңа күрә балалар яраклы гөмбә ашаганнан соң да үзләрен начар хис итәргә мөмкин, ә агулануны алар күпкә авыррак кичерә. Токсикологлар өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга да гөмбә кулланудан баш тартырга, яки аны нык чикләргә киңәш итә.

5нче уйдырма. Ашарга яраклы гөмбәләр белән агуланып булмый Ничегрәк була әле! Иң көчле агулануны иске, картайган һәм кортлы гөмбәләр, шулай ук ябык полиэтилен пакетта озак яткан яисә сакланган гөмбәләр китереп чыгара. Мондый гөмбәләрдә бозылган ит яисә балыктагы кебек токсиннар барлыкка килә.

6нчы уйдырма. Агулы гөмбәләрдән начар ис килә Иске агулы гөмбәләрдән вакыт узу белән ниндидер татлы һәм тәмле ис килә башлый, ә яшь поганканың исе шампиньонныкы кебек.

7нче уйдырма. Гөмбәләрнең агуы эшләпәсе астындагы элпәдә урнашкан “Әгәр аны чистартсаң, бернинди дә куркыныч янамаячак”, – ди уйдырма. Ягъни япон балыгы фуга кебек. Бу дөрес булса, тормыш шундый гади булыр иде, тик, ни аяныч, куркыныч токсиннар агулы гөмбәнең теләсә кайсы өлешендә һәм хәтта спораларында да була ала.

Агулануыңны ничек аңларга һәм нәрсә эшләргә? Гөмбә белән агулануның беренче билгеләре, гадәттә, 12-14 сәгатьтән соң күренә. Болар – күңел болгану, эч авырту, температура күтәрелү, диарея, йөрәк тибеше ешаю, күз алмалары киңәю. Әлеге билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз. Табиб никадәр тизрәк килсә, кешене коткару мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк. Табиб килгәнче зыян күрүчегә аз гына тоз салынган биш-алты стакан су бирегез һәм костырыр өчен тел тамырына бармак белән басыгыз. Процедураны азык калдыклары чыгып беткәнче берничә тапкыр кабатлагыз. Бу канга тагын да күбрәк токсиннар сеңмәсен өчен кирәк. Авыруны яткырыгыз һәм өстенә җылы юрган ябыгыз.

ӘЙТКӘНДӘЙ

Урманга барганда үзегез белән түбәндәгеләрне алыгыз: – пычак, – берничә тапкыр тамак ялгарлык азык запасы, – шырпы, – сыбызгы (бәла сигналын бирү өчен), – Интернетлы, зарядкасы булган телефон. Аңа Гугл.Карты, яки Яндекс.Навигатор бушлай кушымталарын, GPSны урнаштырыгыз. Бу сезгә кайда булуыгызны билгеләргә ярдәм итәчәк. Камуфляж кимәгез! Кызыл, сары, ак төстәге куртка сатып алыгыз. Адашкан, имгәнгән очракта сезне мондый киемдә табу җиңелрәк булачак. Туганнарыгызны кая баруыгыз һәм кайчан кайтырга җыенуыгыз турында мотлак кисәтегез.

Ничек агуланмаска?

– Үзегез белгән һәм 200 процентка ышанган гөмбәләрне генә җыегыз. Кечкенә генә шик туса да, аны ташлагыз. – Завод һәм трассалар янында гөмбә җыймагыз. Иң яхшысы – гөмбәләрне машиналар күп йөргән юллардан, ким дигәндә, биш чакрым читтә җыю. Эш шунда: гөмбәләр авыр металл һәм агулы матдәләрне губкадан да яхшырак сеңдерә. Моңа бәйле тагын бер алтын кагыйдә: – Беркайчан да гөмбәләрне очраклы сатучылардан, бигрәк тә трассалар буенда һәм шәһәр эчендә сатып алмагыз. Аларның берсе дә гөмбәләрне кайда һәм кайчан җыюы турында дөресен әйтмәячәк. Бу – караңгы урманның иң төпкел почмакларыннан җыелган экологик яктан чиста баллы гөмбә дә, өч көн элек завод янындагы зираттан җыйганы да булырга мөмкин. – Гөмбәләрне полиэтилен капчыкларга җыймагыз – болай алар тиз чери һәм бозыла. Һава керә торган кәрзин яисә тырыс алыгыз. Гөмбәне кәрзингә эшләпәләрен аска каратып салырга кирәк.

Ә сез беләсезме?

* Гөмбәләр тауларда һәм тигезлектә, сазлыкларда һәм чүлләрдә, тропикларда, корыда һәм хәтта суда үсә. * Гөмбә споралары бик озак вакыт дәвамында үсү сәләтен саклап кала, ул кайчагында ун елдан артып китә. Һәм беренче мөмкинлек булганда ук гөмбә үсә башлый. * Гөмбә иң гадәти булмаган урыннарда үсә ала. Аларны туфракта гына түгел, бина стеналарында, ашлык салынган капчыкларда, агачларда, күркәләрдә табарга мөмкин. Әйтик, 2002 елда робот аларны атом реакторы эчендә тапкан. * Гөмбәләр кулинариядә киң кулланыла һәм аларны кешеләр генә түгел, хайваннар да үстерә. Мәсәлән, кырмыскалар инде егерме миллион ел гөмбәләр үстерү белән шөгыльләнә, аларны соңыннан ашыйлар. * Дөньяда агулы гөмбәләрнең йөздән артык төре бар, алар арасында иң куркынычы, күп кенә тикшеренүчеләр фикеренчә, агулы гөмбә (бледная поганка). Нәкъ менә ул иң күп үлем очракларына сәбәпче булган. * Швейцариядә бик күп ак гөмбәләр үсә, әмма урындагы халык аларны җыймый һәм ашамый. * Финляндиядә яшәүчеләр дә гөмбәләрне җыймый, ләкин ашыйлар. Аларны бары кибеттән генә сатып алалар, югыйсә, салкынча фин урманнарында адым саен бик күп ак гөмбәләр үсә. Ә Финляндиягә килгән урысларның урманда гөмбә җыйганына алар аптырап карый. * Чебен гөмбәсе (мухомор) белән агулану өчен, аны бер утырганда өч килограммнан да ким булмаган күләмдә ашарга кирәк. Сәхифәне Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: