-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
1 сентябрь 2021, 18:55

"Без шартлар тудырабыз"

Без республика мәктәпләрендә уңайлы булсын өчен барлык шартларны да тудырабыз – балаларга укырга, ә педагогларга эшләргә кирәк", - дип язган социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.

"Без шартлар тудырабыз"
"Без шартлар тудырабыз"

"Бигрәк тә балаларга зур игътибар бирәбез, аларның уңайлылыгы һәм ихтыяҗлары турында кайгыртабыз. Хроник авырулары булган укучыларга ата-аналар мөрәҗәгате буенча дистанцион рәвештә укырга тәкъдим итәбез.

Укытучыларга ярдәм итәбез. Моның өчен бездә тулы бер чаралар комплексы бар. Ике елга бер тапкыр конкурс нигезендә иң яхшы 25 укытучыга 40 мең сум күләмендә грантлар бирәбез. Авылда яшь укытучылар өчен "подъемный" акча бирәбез: 100 кеше ел саен 690 мең сум акча ала.

Талантларны үстерү өстендә күп эшлибез-укучылар арасында да, педагоглар арасында да. Мәгариф өлкәсендә халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда (конкурсларда) җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны премияләр белән хуплыйбыз. Ел саен һөнәри осталык конкурслары үткәрәбез.

2020 елдан республикада «Авыл укытучысы» федераль программасын гамәлгә ашырабыз. Аның буенча 50 меңгә кадәр халкы булган авылларга, эшчеләр бистәләренә, шәһәр тибындагы бистәләргә һәм шәһәргә эшкә күчкән укытучылар 1 миллион сум ала.

Без мәктәпләрдә уку һәм укытуга җәлеп итү өчен барысын да эшләячәкбез. Бәйрәм белән!"

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: