+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
1 сентябрь 2021, 18:10

Шәхси балалар бакчалары үсешергә тиеш

Бүген Белем көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Мин - ГЕНИЙ» балалар үзәгендә республикада шәхси балалар белем бирү үзәкләрен үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Шәхси балалар бакчалары үсешергә тиеш
Шәхси балалар бакчалары үсешергә тиеш

Киңәшмә башланыр алдыннан ул балалар белән шөгыльләнү бүлмәләрен һәм ял итү залларын карады. Радий Хәбиров "түгәрәк өстәл"дә катнашучыларны Белем көне белән котлады һәм мәктәпкәчә белем бирүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим итте.

Республикада дәүләтнеке булмаган 45 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. Уфада, Стәрлетамакта хосусый балалар бакчалары актив үсеш ала.

"Әлбәттә, бүген шәхси балалар бакчалары мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә кечкенә генә өлешне алып тора, әмма бик перспективалы. Бер ел элек без ата-аналарга шәхси балалар бакчаларында сабыйларны карап тоту чыгымнарын компенсацияләүгә сертификатлар бирү идеясе белән чыгыш ясадык. Стәрлетамакта 200 сертификат белән башладылар. Ә хәзер инде 2 меңнән артык сертификат бирелгән. Планда - 4 меңгә кадәр. Бу максатларга республика бюджетында 2022 елга якынча 140 миллион сум каралган. Шулай итеп, без шәхси балалар бакчаларында 2 меңгә якын урынны финанслыйбыз. Бу 5 миллиард сумлык 10 яңа балалар бакчасына тиң. Икенче яктан, сертификатлар бирү социаль эшкуарлыкны үстерергә мөмкинлек бирә.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчикаева хәбәр иткәнчә, республика башкаласында 38 шәхси балалар бакчасы эшли.

«Без ата-аналарга шәхси балалар бакчаларына бару өчен 1363 сертификат тапшырдык инде. 25 кешегә ташламалы шартларда арендага муниципаль биналар бирдек. Бездә мәктәпкәчә учреждениеләргә грант ярдәме актив үсә: узган ел 5 шәхси балалар бакчасы "Демография" гомумдәүләт проекты линиясе буенча 200 урын булдыру өчен грантлар отты, быел тагын 10 балалар бакчасы грант отты. Көзен, яңа төзелешләр территорияләрен исәпкә алып, Уфада мәктәпкәчә белем бирү үсеше перспективалары буенча фикер алышу өчен, төзүчеләр белән "түгәрәк өстәл" үткәрергә планлаштырдык", – дип аңлатты вице-мэр.

Башкортстан Башлыгы мәктәпкәчә яшьтәге балалар сертификатларын кулланучы шәхси балалар бакчалары өчен өч еллык аренда вакытын биш һәм аннан да күбрәк елга кадәр арттыру мөмкинлеген карарга һәм әлеге тема буенча кызыксынган министрлыклар һәм муниципалитетлар катнашлыгында узган киңәшмәдә комплекслы фикер алышырга кушты.

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сертификат бирү буенча безнең республика проекты белән федераль дәрәҗәдә кызыксындылар, Башкортстанга бу тәҗрибәне өйрәнү өчен киләләр, – диде Радий Хәбиров. – Бүген шәхси балалар бакчалары муниципаль учреждениеләр җитмәгәндә безне нык коткара. Узган елда гына да без республикада 25 яңа балалар бакчасы төзедек. Ә шәхси балалар бакчалары-социаль эшмәкәрлек һәм яңа эш урыннары да. Халык бу хакта сораган торак пунктларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар сертификатының гамәлдә булу географиясен киңәйтергә кирәк".

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: