Барлык яңалыклар
8 сентябрь 2021, 20:20

Парклар төзекләндереләчәк

Уфаның Дим районы паркында реконструкция кайчан үткәрелер?" "Туры элемтә" вакытында республика Башлыгына шушы сорауны да бирделәр.

Парклар төзекләндереләчәк
Парклар төзекләндереләчәк

"Парклар буенча без халыктан сораштыру үткәрдек. Алар башкалада нинди паркка тәү башлап реконструкция үткәрергә кирәклеген әйтергә тиеш иде. 61 меңгә якын кеше җавап бирде.

Күпчелек Нефтехимиклар паркына тавыш бирде. Икенче урында - Дим районы паркы. Киләсе елда тыңлаулар үткәреп, проект әзерләячәкбез. Парк зур түгел, шул ук елны реконструкцияне төгәлләячәкбез", - диде республика Башлыгы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в