+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
8 сентябрь 2021, 21:05

Салават Юлаев һәйкәленә ремонт кирәкме?

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләргә җыеналар. Радий Хәбировка туры эирда бу хакта да сорау бирелде.

Салават Юлаев һәйкәленә ремонт кирәкме?
Салават Юлаев һәйкәленә ремонт кирәкме?

- Салават Юлаев һәйкәле 1967 елда куелган һәм шуннан бирле ремонт күрмәгән. Техник хезмәтләндерү дә булмаган.

Миңа һәйкәлнең аянычлы хәле турында Өлфәт Мостафин әйтте. Аңа һәйкәлне тикшереп, нәтиҗәсен биргәннәр. Ул бик борчылган иде. Тагын бераз вакыт үтсә, һәйкәлне бөтенләй югалту куркынычы килеп туачак. Һәйкәл үзе генә түгел, постаменты да таушалып беткән, давыл чыкса, аварга мөмкин.

Без Санкт-Петербургтан белгечләр чакыртып тикшерттек. Чыннан да, реставрация кирәк. Киләсе җәйдә аны урыныннан алып реставрация үткәрергә җыенабыз. Башкача мөмкин түгел, ул 40 тонна авырлыкта. Аннары ул мотлак урынына кайтачак.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: