+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 сентябрь 2021, 16:00

Шушы да булган икән бренд!

Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова начар сүз язылган футболка рекламасы өчен законнарны бозу факты буенча "DamDam" кием брендын тикшерү үтенече белән Прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Шушы да булган икән бренд!
Шушы да булган икән бренд!

Бу хакта брендны алга җибәрү белән шөгыльләнүче Владлен Окунев сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, Скоробогатова сентябрь башында Уфаның Ленин районы прокуратурасына запрос җибәргән.

"Ъ-Уфа" хәбәр иткәнчә, омбудсмен ниндидер уфалының үтенече буенча прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Сүз «Cutac Bash» дигән футболка турында бара, аны башкорт телендә «ир-егет җенси әгъзасының бер өлеше» дип аңларга була.

Окунев үзе, илһам эзләп, Черногориягә барганлыгын, анда шушы сүзләр белән аталган кафеда булганлыгын аңлата. «Bash» сүзен ул инглиз теленнән «тусовка» дип тәрҗемә итә. Шулай итеп, фразаның гомум мәгънәсе «ир-егет җенси әгъзасының бер өлеше» түгел, ә «сөйкемле почмак», яки «фикердәшләр очрашуы» дип тәрҗемә ителә, имеш.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: