+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 сентябрь 2021, 10:50

Гөлназ Асаевага тагын нәрсә ошамый?

Җырчының кешеләрне челтәрле бизнеска кыставы күпләрнең ачуын китерә.  

Гөлназ Асаевага тагын нәрсә ошамый?
Гөлназ Асаевага тагын нәрсә ошамый?

Әле күптән түгел генә ул бер инстадусты аның кыяфәтен тәнкыйтьләгән өчен "пошла к черту" дип җаваплаган иде. Минем кебек чибәр булырга кирәк әле сезгә, янәсе.

Челтәрле бизнес - аның иң "авырткан урыны". Хәтта инстадусларына авыр сүзләр яза. «Кешеләр зур нәтиҗәгә ирешүдә төрле гамәлләр эшләмәс өчен ниләр генә уйлап чыгармый?!» — ди ул.

Асаева белдерүенчә, челтәрле бизнеста аена 800 мең сум акча эшләргә мөмкин. Ә кешеләр шунда эшләмәс өчен әллә ниләр уйлап чыгара, дип гаепли һәм үз «астына» чакыра.

Тик, нигәдер, инстадуслары Гөлназ Асаеваны гаепләп язган.

«Барысы да компанияга кереп беткәч, сатып алучысы кем буласың?»

«Чираттагы пирамидага чакыра. Озакламый сезне хокук саклау органнары „алып китәр“ дип өметләнәм», — дип язган «Юрис» никлы берсе һәм Гөлназның ачуын чыгарган. «Ясалып бетмәгән юрист, пирамиданы челтәр бизнесыннан аерырга өйрән башта», — дип яза җырчы.

Юрист та җавапсыз калмаган: «Хатын-кыз буларак, сезгә мәдәниятле итеп сөйләшергә өйрәнергә кирәк. Сез авылда сөйләшмисез, социаль челтәрдә кимсеткән өчен административ җаваплылык каралган. Судка повестка көтегез», — дип яза ул кеше.

«Аларның максаты — ахмакларда табыш ясау», дигән тагын берсе. Асаева аны да җавапсыз калдырмаган, дип яза "Интертат".

«Сезнең әйберләрегез - буш куык, барысы да таза булыр иде, нигә кирәк медицина, чит илләрдә күптән юк, Русия башлады гына», — дип язучыны да ошатмаган.

«Монда максат - күп акча эшләү, продукция кешегә булышамы-юкмы, монысы сезне борчымый»; «Яхшы табышлы бизнес, ышанучан кешеләр исәбенә», - диючеләр дә, Гөлназны яклаучылар да бар.

Фото: instagram

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: