Кырым Республикасында илнең төп яшьләр иҗади мәйданчыгы - "Таврида. АРТ" күргәзмәсе ачылды.
Быел «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында «Таврида.АРТ» фестивале ил төбәкләреннән килгән 5 меңнән артык катнашучыны - иҗади яшьләрне, артистларны, рәссамнарны, сценаристларны, режиссерларны, сәхнә, кино һәм масс-медиа индустриясе белән бәйле барлык кешеләрне берләштерде. Быел фестивальдә иҗади һөнәр вәкилләре белән бергә «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы, «Зур тәнәфес» проекты финалистлары һәм Дәүләт идарәсе югары мәктәбенең Кадрлар резервы программасын тәмамлаучылар да катнаша. Фестивальнең бай программасына бик күп иҗади мәйданчыклар, воркшоплар, экспертлар белән очрашулар һәм Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсы кертелгән иде.
Үз идеяләрен үстерүгә Башкортстаннан килгән проектлар авторлары 6 035 000 сумлык 8 грант отты:
1. Хәкимова Линара - "Башкортстан Республикасының яшь доброволецлары" стратегик программасы" проекты, 900 000 сум;
2. Хәмидуллин Батырхан - "Милләтләр хәзинәләре" проекты, 320 000 сум; 3. Хәбиров Руслан - "БДМУның симфоник медицина оркестры" проекты, 1 200 000 сум;
4. Исәнгилдин Вилдан - "Акмулла эзләре буенча" мультимедиа блок-туры" проекты, 1 100 000 сум;
5. Мидатов Нургиз - "ИЗОТОП" химик акселерация программасы" проекты, 400 000 сум;
6. Фаткуллин Әмир - «Кар тубы» төбәкара спорт-белем бирү фестивале" проекты, 1 400 000 сум;
7. Нуриева Айгөл - «Торопыжки 3.0 " проекты, 265 000 сум;
8. Галимова Алия - "О, хатын-кыз" иҗади марафоны» проекты, 450 000 сум.
Конкурс кысаларында барлыгы 42 360 000 сумлык 67 проект тәкъдим ителде.
Фото: bashinform.ru