+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
12 сентябрь 2021, 13:55

Таунхаусларның статусы аныклана

Хөкүмәт таунхаусларны хокукый милек билгесезлеге аркасындагы проблемалардан коткарып калырга тәкъдим итте.

Таунхаусларның статусы аныклана
Таунхаусларның статусы аныклана

Министрлар Кабинеты таунхаусларның хокукый статусын билгеләргә тәкъдим итте.

Хөкүмәт Шәһәр төзелеше һәм Торак кодексларына төзәтмәләр белән закон проектын 7 сентябрьдә Дәүләт думасына кертте. Законнарда "блоклы төзелеш йорты» (таунхаус) һәм «күпфатирлы йорт» төшенчәләре аерым каралачак. Закон кабул ителгән очракта, ул 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

Хәзерге вакытта таунхаус күпфатирлы йорт, яки уртак милек булмаган шәхси торак йорт булып саналамы-юкмы, бу аңлашылмый. "Күпфатирлы йорт" төшенчәсен аныклау өстендә Дәүләт думасында да, Хөкүмәттә дә уйланганнар. Чөнки бүгенге көнгә кадәр таунхаус корылмаларының нинди төргә каравы аңлашылмый, — дип аңлатты җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев.

- Тәкъдим ителгән төшенчәләрне аныклау хокукый билгесезлекләрне бетерергә һәм процессны тәртипкә салырга тиеш". Качкаев билгеләп үткәнчә, төзәтмәләрне кабул итү блоклы йортлар, шәхси йортлар һәм күпфатирлы йортлар арасында төгәл чикләр билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук, закон проекты белән таунхаусларның капиталь ремонт программасында катнашуы турындагы мәсьәлә юкка чыгарыла - ул күпфатирлы йортларга гына исәпләнгән, димәк, таунхаусларда яшәүчеләр капиталь ремонт өчен түләмәячәк.

Блоклы торак төзелеше йортлары - шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән таунхауслар, квадрохауслар, дуплекслар законсыз рәвештә төзелгән, димәк, сүтелергә тиешле төзелешләр дип танылырга мөмкин. Милекчеләр күчемсез милек хокукын судта яклый. Хөкүмәтнең закон проекты мондый очракларны бөтенләй юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Белгечләр, бу проблема безнең республика өчен дә актуаль, дигән фикердә.

Фото: iz.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: