24 яшьлек шәфкать туташы Белорет - Учалы - Миәс автоюлының 137нче чакрымында юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Бу хакта бүген, 22 сентябрьдә, Башкортстанның ЮХХДИ идарәсендә хәбәр иттеләр.
Авария кичә төнге 2дә булган. Учалыдан шәфкать туташы идарә иткән "Лада Гранта" "Volvo Trucks" йөк фурасының тагылма арбасы белән бәрелешкән. Фура руле артында Чиләбе өлкәсенең Катав-Ивановск шәһәрендә яшәүче 49 яшьлек кеше утырган.
Кыздан тыш, җиңел машинаның салонында 30 яшьлек пассажир булган. -
Кыз Учалы районы дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән. Ике ай элек машина йөртү хокукы алган булган.
-Авариядән соң аны дәваханәгә илтәләр, ул шунда үлә. Машинада булган ирнең шәхесе билгеле түгел, әмма аның ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булуын беләм, — дип сөйләгән чыганак.
Фото: ufa1.ru