-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
22 сентябрь 2021, 17:35

Йөрәккә ярдәм күрсәтүчеләр арта

Башкортстанда "кардиология" профиле буенча эшләүче медицина учреждениеләре саны 40 процентка артты.

Йөрәккә ярдәм күрсәтүчеләр арта
Йөрәккә ярдәм күрсәтүчеләр арта

Быел «кардиология» профиле буенча 24 медицина оешмасы яңа лицензия алды, шуларның 23е - шәхси һәм берсе муниципаль милек формасында.

- Амбулатор кардиология буенча лицензияләрнең бердәм реестрында барлыгы 401 учреждение бар, шуларның 112се - дәүләт, 265е - хосусый һәм 24е башка милек формасындагы оешмалар, аларның 24е реестрга быел кертелгән, - диде Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү бүлеге башлыгы Эльвира Тәхәветдинова. - Чагыштыру өчен: үткән елның шул ук чорында амбулатор кардиология буенча 17 медицина оешмасы лицензия алды, шуларның өчесе - дәүләт, 14е - хосусый оешма.

Кардиология авыруларына беренчел медик-санитар ярдәм фельдшер-акушерлык пунктларында, табиблык амбулаторияләрендә, участок дәваханәләрендә, үзәк район һәм шәһәр хастаханәләрендә, ашыгыч медицина ярдәме бригадаларында күрсәтелә.

Моннан тыш, амбулатория хезмәтендә барлыгы 110 кардиология кабинеты, II дәрәҗәдәге - 31 һәм III дәрәҗәдәге 9 учреждение эшли. Амбулатор кардиологиядән тыш, стационар кардиология дә бар.

Лицензияләрнең бердәм реестрында стационар кардиологияне тәкъдим итүче 43 медицина оешмасы бар, шуларның 26сы - дәүләт һәм 17се хосусый милек формасында. Ел башыннан стационар кардиология буенча яңа лицензиатлар теркәлмәгән. Махсуслаштырылган медицина ярдәме төбәк кан тамырлары үзәкләрендә (РСЦ) һәм беренчел кан тамырлары бүлекләрендә (ПСО) гамәлгә ашырыла.

Башкортстан территориясендә ерактагы районнарда яшәүчеләр өчен транспорт үтемлелеген исәпкә алып, тәүлек буе эшли торган режимда 8 РСЦ һәм 10 ПСО урнашкан һәм эшли. Кардиология профиле буенча югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүнең стационар дүрт дәүләт учреждениесе бар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: