Башкорстанның, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Фидан Гафаров читтә туган кызына багышлап җыр яздырган. Бу хакта «Бикәйбәт» музыкаль видеолар аккаунтының сәхифәсе хәбәр итә.
«Яши идем өлкәнәям диеп,
Гомеремнең уртасын уздым.
Язмышыма яңа сулыш булып
Көтмәгәндә, кызым, син тудың.
Көтмәгәндә килгән бәхетем син,
Көтмәгәндә килгән шатлыгым.
Яшәр көчем, яшәртүчем минем,
Сабыйкаем, яраткан кызым…» — дип җырлый ул.
Элегрәк Фидан Гафаровның читтә туган кызы турында язган идек. Бу хакта хатыны һәм улы беләләр. Кызчык 7нче сыйныфта укый, аның исеме - Самира.
Фото: tatar-lnform.ru