+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
27 сентябрь 2021, 22:10

Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү өчен

Башкортстанда ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрне озак вакытлы тәрбияләү системасын кертәчәкләр.

Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү өчен
Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү өчен

Республика Хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр ителгәнчә, төбәктә озак вакытлы тәрбияләү системасын актив рәвештә гамәлгә кертү һәм социаль хезмәт күрсәтү механизмнарын үзгәртеп кору буенча әзерлек башланды.

Русиядә бу система 2018 елдан гамәлгә кертелә башлады, ләкин Башкортстан пилот төбәкләр арасына кермәде. Әмма аны гамәлгә кертүгә әзерлек бездә башланды инде, дип хәбәр итте Хөкүмәт утырышында Премьер-министр Андрей Назаров. Русия Президенты Владимир Путин 2022 елда аны илнең барлык субъектларында да эшләтеп җибәрүне йөкләде.

- Гражданнар турында кайгырту, уңайлы шартлар тудыру, бигрәк тә физик чикләүләр булган кешеләргә карата - бу беренче бурыч, - дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте башлыгы.

Озак вакытлы тәрбияләү системасының асылы шунда: даими рәвештә тәрбияләүгә мохтаҗ гражданнарга ярдәм сорап социаль хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә туры килмәячәк. Социаль хезмәткәрләр аларга нинди ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләү һәм аны күрсәтү өчен үзләре киләчәк.

2019-20 елларда республикада озак вакытлы тәрбияләү системасын гамәлгә кертүгә әзерлек барышында норматив-хокукый база әзерләнгән, 14 социаль хезмәт күрсәтү оешмасын билгеләнгән, белгечләр укытылган, матди-техник база ныгытылган.

Социаль челтәрдәге үз битендә Андрей Назаров аңлатканча, яңа системага ярдәм кирәк булган кешеләргә ризык әзерләү, дарулар бирү, аларны карау, социальләштерү, йортның торышын күзәтү керәчәк. Һәр кеше өчен үз программасы эшләнәчәк.

Озак вакытлы тәрбияләү системасы Октябрьскийда эшли инде. Андрей Назаров аның чынбарлыкта ничек эшләвен мисал итеп китерде. Инвалидлык буенча исәптә торучы кешеләрне тикшергәндә социаль хезмәткәрләр шикәр чире булган хатынны таба. Ул дәваханәдә еш ята, өйдә авырлык белән йөри һәм ашарга әзерли алмый. Социаль хезмәткәрләр аңа диетик ашлар әзерли, дарулар кабул итүне җайга сала, аякларын дәвалый һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тота башлый. Тырышлык нәтиҗәсендә хатынның хәле яхшыра, һәм хәзер ул табибларга план буенча гына мөрәҗәгать итә. Моннан тыш, аның йортына култыксалар урнаштырганнар, ишекләрен киңәйткәннәр, урамга чыгып йөри алсын өчен коляскасын ремонтлаганнар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: