+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
28 сентябрь 2021, 20:25

Ун көннән соң гомере өзелде

Аш пешергәндә киеме янып киткән хатын дәваханәдә үлгән.

Ун көннән соң гомере өзелде
Ун көннән соң гомере өзелде

Гадәттән тыш хәл әле 18 сентябрьдә үк Бишбүләк районының Бишбүләк авылында булган иде.

Республика ЦУРы оештырган туры эфирда Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең административ практика һәм сорау алу бүлеге башлыгы урынбасары Петр Ильин хәбәр иткәнчә, 80 яшьлек хатын газ плитәсендә алгы конфорканы кабызып, артта торган кастрюльгә үрелгән. Аның киеменә ут капкан.

Ире белән бергә алар утны сүндерә, әмма хатын көчле термик пешүләр ала. Ул Бишбүләк районы дәваханәсенә китерелә. Соңрак зыян күрүчене Уфаның Тән пешү үзәгенә күчерәләр.

Кызганычка каршы, кичә, 27 сентябрьдә, хатын медучреждениедә үлгән.

Узган тәүлектә республикада янгыннарда дүрт кеше һәлак булган. Сентябрьдә 29 кеше янгын корбаны булган.

фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: