+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
29 сентябрь 2021, 19:10

Уфага "Алтын кеше" киләчәк!

29 сентябрьдә Башкортстан рәсми делегациясенең Казахстанга сәфәре кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров Нур-Солтан шәһәрендәге Милли музейда булды.

Уфага "Алтын кеше" киләчәк!
Уфага "Алтын кеше" киләчәк!

Бу - Үзәк Азиядә иң яшь һәм иң зур музей. Ул 2015 елда «Мәдәни мирас» дәүләт программасы кысаларында Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев йөкләмәсе буенча ачылган.

74 мең квадрам метр мәйданлы уникаль музей комплексы тугыз катлы җиде блоктан тора. 14 мең квадрат метрлы экспозиция мәйданы 11 залны били. Алар арасында – Астана, Бәйсез Казахстан, Алтын, Борынгы һәм Урта гасыр тарихы, Этнография, Заманча сәнгать заллары бар. Шулай ук Фәнни-тикшеренү институты, Балалар иҗаты үзәге, ике күргәзмә залы, реставрация остаханәләре, лабораторияләр, фонд саклагычлар, уку залы булган фәнни китапханә, конференц-зал, сувенир киосклар өчен бүлмәләр каралган.

Милли музей фонды нигезендә - археологик казыну нәтиҗәсендә табылган бәһасез артефактлар. Биредә бөтен дөньяга танылган «алтын кеше», борынгы җирлекләр һәм урта гасыр шәһәрләре табылдыклары саклана.

Мәсәлән, 1960 еллар азагы-1970 еллар башында Иссык курганында соңыннан Казахстанның символына әверелгән «алтын кеше»нең җәсәдләре табыла.

Казахстан Милли музее Мәдәният һәм спорт министрлыгы ярдәме белән «алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте» уникаль проектын тормышка ашыра. Ул «Бөек дала: тарих һәм мәдәният» күргәзмәсе кысаларында чит ил тамашачыларын Казахстанның бай тарихи-мәдәни мирасы белән таныштыра. «Алтын кеше» 20 илдә булган. Моннан тыш, экспозициядә күчмә халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен күрсәтүче 150ләп артефакт бар.

Радий Хәбиров бу күргәзмәне Уфада, Башкортстанның Милли музеенда оештырырга тәкъдим итте. Казахстан музее директоры Арыстанбәк Мөхәммәдиулы бу башлангычны хуплады.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: