Документка республиканың 11 районыннан 13 авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре кул куйды, ә Дәүләкән һәм Чишмә районнарына икешәр килешү төзергә туры килде.
- Безнең республика катлаулы игенчелек зонасына керә. Ел саен начар һава көйсезлеге кабатлана торган шартларда дәүләт ярдәме белән агростраховкалау — авыл хуҗалыгы производствосының табышлылыгын тәэмин итү өчен кирәкле корал, — дип ассызыклады Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Ул билгеләп үткәнчә, киләсе елдан табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы культурасының югалу (һәлак булу) ихтималлыгын страховкалауның яңа төре гамәлгә ашырылачак.
Агростраховкалау өлкәсендә дәүләт ярдәме ел ахырына кадәр 182,6 миллион сумга кадәр җиткереләчәк, шул исәптән үсемлекчелек өчен 127,5 миллион сум бүленәчәк. Акчаларның күп өлеше федераль бюджеттан — 160,7 миллион сум, үз чиратында, республика бюджеты 21,9 миллион сум акча күчерәчәк.
Соңгы елларда әлеге хезмәткә ихтыяҗның артуы күзәтелә. Страховкаланган мәйданнар бер ел эчендә 30 процентка артты: үткән елдагы 83,4 мең гектардан быел 105,7 мең гектарга кадәр.
Фото: pravitelstvorb.ru