-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
30 сентябрь 2021, 19:15

Мәдәният - тормыш нигезе

Башкортстанның иҗади проектлары 25 миллион сумлык грантлар алачак.

Мәдәният - тормыш нигезе
Мәдәният - тормыш нигезе

Башкортстан проектлары Президентның Мәдәни башлангычлар фондының беренче грант конкурсына ярдәм алды. Республикадан 356 гариза бирелгән. 41 проект җиңде. Грантның гомум суммасы 25,17 миллион сум тәшкил итә.

Башкортстанда мондый ярдәмне күптән көткәннәр иде. Төбәк үз проектларының төрлелеген күрсәтте. Биредә профессиональ сәнгать тә, халык иҗаты да, китапханә, кино да бар. Музейлар, әдәби проектлар алга таба үсеш ала. Шагыйрь-җырчылар, экскурсия маршрутлары, фольклор проектлары да хупланачак.

"Һичшиксез, бу - республиканың мәдәни тармагы өчен бик зур һәм мөһим вакыйга. Безнең фикеребезчә, бу республиканың бердәм мәдәни киңлеген ныгытуга ярдәм итәчәк. Мәдәни тармагыбыз зур адым ясар дигән өмет бар. Ә мәдәният, исегезгә төшерәм, ул - тормыш нигезе", - дип ассызыклады Русия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы рәисе Александр Кузьменко.

Грантларга муниципаль мәдәният учреждениеләренең 30 проекты һәм дүрт муниципалитеттан коммерциягә карамаган 11 оешма проекты ия булды. Бирелгән гаризалар саны арасында Уфадан – 9 (шуларның 8е – коммерциягә карамаган оешмалар), Сибайдан – 4, Гафури районыннан – 3, Бишбүләк, Дәүләкән районнарыннан, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләреннән икешәр проект җиңде.

Гадәти булмаган проектны «Башкортстан-Италия» бердәмлек фонды тәкъдим итте. "Венеция карнавалы" Уфада антиковид битлекләр конкурсы белән яшьләрне кызыксындыруга һәм аны Рудольф Нуриев үрнәгендә классик сәнгать казанышлары белән таныштыруга юнәлтелгән. Грант суммасы - 495,5 мең сум.

Иң арзан проект - Бишбүләк районында "Келәм тукуны тергезү". Грант суммасы - 180 729 сум. Каныкай авылында келәмнәр туку буенча иҗат остаханәсе барлыкка киләчәк.

«Безнең проектның җиңүчеләр арасында булуына шатбыз. Бу - авыл халкы өчен зур шатлык. Хәзер безнең үз остаханәбез булачак. Бездә бу һөнәрне үсеп килүче буын белән бүлешүче осталар бар. Проект кысаларында осталык дәресләре һәм гореф-гадәтләр белән бәйле чаралар үткәрәчәкбез", - ди район үзәк китапханәләр системасы мөдире Рима Нәфыйкова.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: