-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
2 октябрь 2021, 15:10

Янгыннар саны кими, корбаннар арта

Җылыту сезоны башлануга бәйле аеруча сак булырга кирәк.

Янгыннар саны кими, корбаннар арта
Янгыннар саны кими, корбаннар арта

Башкортстанда ел башыннан 8701 янгын чыккан, аларда 186 кеше, шул исәптән 13 бала һәлак булган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, янгыннар саны 4 процента кимрәк булса да, кешеләр үлеме буенча үсеш 17,7 процент тәшкил иткән (28 кешегә күбрәк). 1163 кеше коткарылган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 941 кешегә артык.

Бу хакта Республика белән идарә итү үзәгендә янгын хәвефсезлеге мәсьәләләренә багышланган брифингта Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов хәбәр итте.

— Салкыннар башлану белән янгыннар чыгу куркынычы арта. Бу электр белән тәэмин итү системасына йөкләнешнең шактый артуына, бигрәк тә, шәхси секторда өстәмә җылыту чараларын кулланганда мич, газ яки электр җиһазларының төзек булмавына бәйле, — диде Ирек Сәгыйтов.

Ул белдерүенчә, янгыннарның күпчелеге авыл җирендә теркәлгән, анда 119 кеше һәлак булган, шәһәрләрдә — 67 кеше. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов янгыннарның төп сәбәпләрен атады.

— Кешеләр үлеменә китергән янгыннарның яртысыннан артыгы ут белән саксыз эш итүгә бәйле. Бигрәк тә исерек килеш тәмәке тартучылар еш яна. Электр җиһазларын эшләтү кагыйдәләрен бозу, мич ягып җылытканда хәвефсезлек таләпләрен үтәмәү дә фаҗигагә китерә, — диде Эдуард Идрисов.

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров “Янгын хәбәрчесен — һәр йортка, һәр фатирга!” акциясе башлануы турында белдерде. Аның максаты — янгыннарда һәлак булучылар санын киметү.

— Торакны янгын хәбәрчеләре белән җиһазландыру — нәтиҗәле чара. Алар ярдәмендә Башкортстанда биш ел эчендә 648 кеше коткарылды, шул исәптән 249 бала, — диде ул.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: