-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
4 октябрь 2021, 18:30

"Бу без көткән нәтиҗә түгел!"

4 октябрьдә Башкортстан Хөкүмәтендә хакимият башлыклары катнашлыгында республика Премьер-министры Андрей Назаров җитәчелегендә эшлекле киңәшмә узды.

"Бу без көткән нәтиҗә түгел!"
"Бу без көткән нәтиҗә түгел!"

Фикер алышуга ике мәсьәлә чыгарылды: каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасының эшләве һәм республикада юл буе сервисын үстерү.

Киңәшмә барышында Андрей Назаров төбәкләрнең «Яшел патруль» гомумсия иҗтимагый оешмасы әзерләгән каты көнкүреш калдыклары реформасын тормышка ашыру сыйфаты буенча дәүләт экологик рейтингы нәтиҗәләренә игътибар итте. Бу оешма экологик хәвефсезлек һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендә Русия төбәкләренә иҗтимагый мониторинг үткәрә һәм чагыштырма бәя бирә. Табигатьне саклау, индустриаль-экологик, социаль-экологик индекслар буенча бәяләр куела. Каты көнкүреш калдыклары реформасын тормышка ашыру буенча рәсми рейтинг ел ахырына Русия экологик операторы тарафыннан формалаштырылачак.

- Башкортстан 85 төбәк арасында 46нчы урынны алып тора. Әлбәттә, бу без көткән нәтиҗә түгел. Рейтинг - ул кайда һәм нинди позицияләр буенча эшне көчәйтергә кирәклеген стимуллаштыру һәм аңлау факторларының берсе генә. Нәтиҗә мөһим. Чүп-чар реформасының нәтиҗәлелегенең төп критерийлары элеккечә кала: чүп җыю һәм эшкәртүне гадиләштерү, тиешле инфраструктура булдыру һәм халыкның күрсәтелгән хезмәтләрдән канәгать булуы, - диде Андрей Назаров.

Төбәк операторлары һәм муниципаль берәмлекләрнең эш сыйфаты мәсьәләсе буенча табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров чыгыш ясады.

Киңәшмәдә шулай ук каты көнкүреш калдыкларын җыю урыннарын (мәйданчыкларын) карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү һәм санитар чистартуны төбәк операторларына тапшыру тәртибе буенча фикер алыштылар.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: