+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
5 октябрь 2021, 16:10

Эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтелә

Сентябрь ахырында республиканың барлык муниципалитетларында Бердәм психологик консультация көне узды.

Эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтелә
Эшсезләргә психологик ярдәм күрсәтелә

Аның барышында республиканың халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләре белгечләренә 400дән артык эшсез граждан мөрәҗәгать итте.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр 17,2 мең эшсез гражданга психологик ярдәм күрсәтелгән.

- Психологик ярдәмгә аеруча 29 яшькә кадәр булган кешеләр мохтаҗ – әлеге яшь категориясендә психологларга ярдәм сорап 3,3 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Озак тәнәфестән соң хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылган гражданнар да шул кадәр үк, - диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников. - Психологик проблемаларны хәл итү яки актуальлеген киметү, кешенең психологик халәтен оптимальләштерү, һичшиксез, хәзерге шартларга җайлашырга ярдәм итә.

2021 елның 9 аенда төбәкнең мәшгульлек хезмәте белгечләре 1 меңнән артык инвалид һәм инвалид балалары булган ата-анага, 80гә якын элекке тоткынга, 72 ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балага психологик ярдәм күрсәткән.

28 сентябрь көнне Бердәм психологик консультация көнендә үзләренең психологик халәтен коррекцияләү, эш эзләү һәм эшкә урнаштыру буенча позицияне активлаштыру кирәклеге белән 403 кеше мөрәҗәгать итте.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: