-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
6 октябрь 2021, 21:15

Агыйдел аръягы да, Уфа аръягы да төзеләчәк

6 октябрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Төзелеш сәгате» форматында тематик киңәшмә үткәрде.

Агыйдел аръягы да, Уфа аръягы да төзеләчәк
Агыйдел аръягы да, Уфа аръягы да төзеләчәк

Анда күләмле инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Уфа агломерациясе территориясендә су белән тәэмин итү һәм кулланылган суларны агызу челтәрләрен төзү турында республиканың төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, Уфа аръягында территорияне газ, җылылык һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итә алганнар. Ә 2020 елда Уфа «Стимул» федераль программасына керә. Бу инженерлык челтәрләрен төзүгә 8 миллиард сум җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, эшләр 2024 елда тәмамланачак.

Су белән тәэмин итү һәм канализация объектлары белән тулысынча тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә Интернациональ урамыннан алып Затон микрорайонына кадәр суүткәргеч, шулай ук Уфаның Дим районыннан алып Затонга кадәр магистраль коллектор төзергә кирәк. Моннан тыш, башкаланың шәһәр чистарту корылмаларын реконструкцияләү таләп ителә.

Искәртеп узабыз, 2021 елның сентябрендә республика Хөкүмәтендә оператив киңәшмәдә Уфа аръягын үстерү перспективалары каралды, анда 10 миллион квадрат метр торак төзү ниятләнә.

Шундый ук хәл шәһәрнең көнчыгыш өлеше – Уфа аръягында да. Аңа Кузнецов Затоны микрорайоныннан Шакшага кадәр территория керә. Биредә шулай ук суүткәргечләр һәм канализация челтәрләрен урнаштыру таләп ителә. Бу әлеге зонада 4 миллион квадрат метр торак төзергә мөмкинлек бирәчәк.

"Төзелеш сәгате"ндә катнашучылар әлеге проектларны финанслау механизмнары турында фикер алышты. Перспектив вариантларның берсе - инфраструктура облигацияләре - еллык 3-4 процент ташламалы ставка буенча заем акчаларын бүлүне күздә тота. Финанс инструменты операторы - "ДОМ.РФ" җәмгыяте.

Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә ике атна дәвамында әлеге механизмның нәтиҗәлелеген анализларга һәм республика өчен проектларны гамәлгә ашыруның оптималь параметрларын билгеләргә кушты.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: