+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
7 октябрь 2021, 19:20

Гөлназ Асаева: "Әни нык каршы булды!"

Җырчы әти-әнисен ире Вилдан белән ничек таныштыруы турында язган.

Гөлназ Асаева: "Әни нык каршы булды!"
Гөлназ Асаева: "Әни нык каршы булды!"

Ул әнисе белән һәрвакыт яхшы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булуын әйтә.

Әмма булачак кияү турындагы яңалыкны Гөлназның әнисе авыр кабул иткән. Бигрәк тә аңа яшь кешенең тышкы кыяфәте, киеме ошамаган. Аннары мул тормышта яшәү өчен кызларына тиешле шартлар тудыра алырмы, дип тә борчылган.

- Вилдан әти-әнием белән минем чыгарылыш кичәмдә очрашты. Нәрсә уйлыйсыз? Бу очрашудан соң әни миңа аның белән аралашмаска кушты. Ул аңа бөтенләй ошамаган. Бигрәк тә кигән киеме. Ыштаны гына ни тора, диде. Аның стиле шундый, аңлаешсыз шул. Бигрәк тә әти-әнием өчен, - дип яза җырчы.

Шуннан соң Гөлназ һәм булачак ире Казанга китеп, бергә яши һәм эшли башлаган. Бу вакыт эчендә Вилдан үзен уңай яктан күрсәткән һәм әти-әнисе кияүгә карата мөнәсәбәтләрен үзгәрткән.

- Ә хәзер минем әти-әнием Вилданны бик ярата, ул бу ел эчендә бик үсте, үзгәрде, - дип ачыктан-ачык белдергән җырчы.

Фото: youtube.com

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: