Ул ни өчен кирәк?
Бөтенрусия халык исәбен алу турындагы Федераль законга ярашлы, җанисәпнең төп максаты – нәкъ менә шушы вакытка Русия халкы, ил төбәкләрендә демографик, социаль, икътисади хәл турында Хөкүмәткә статистик мәгълүмат җыярга ярдәм итү.
Беренчедән, җанисәп халыкның төгәл санын, аның составы, яшәү шартлары турында белергә мөмкинлек бирә. Икенчедән, ул үзгәрешләр динамикасын күрсәтәчәк. Аның нәтиҗәләре халык санына һәм аның яшь составына төгәллек кертергә ярдәм итә, демографик күзаллауны бирә. Өченчедән, җанисәпкә таянып, алдагы ун елга социаль һәм икътисади программалар төзелә, эшләр планлаштырыла.
Җанисәп нәтиҗәләре буенча һәр төбәк, өлкә, шәһәр, авыл үз халкының составы һәм саны турында төгәл мәгълүмат алачак. Әлеге мәгълүматлар нигезендә ун ел дәвамында карарлар кабул ителәчәк, шул исәптән, конкрет проблемалар буенча да. Әйтик, кайдадыр мәктәп төзергә кирәк. Үсеп килүче буынны исәпкә алып, күпме укытучылар кирәк булачагын алдан билгеләп була.
Ниһаять, халык исәбен алу – ул ил елъязмасы, аның тарихы. Аның нәтиҗәләре безгә генә түгел, бездән соң яшәячәк буыннарга да кирәк!
Нинди сораулар бирелә?
Бөтенрусия халык исәбен алу өчен махсус бланклар булдырылган. Бу бланклар эксклюзив билгеләре булган махсус кәгазьдә эшләнгән. Халык исәбен алу сораулары алдан төзелеп әлеге бланкларда урын алган. Нигездә, алар кешенең яшенә, никахта торуына, гаиләдәге балалар санына кагыла, шулай ук белем, милләт, нинди телләрдә сөйләшү турында мәгълүмат бирелә, торак шартлары, аның төзеклеге һәм уңайлыклары күрсәтелә. Барлыгы 33 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.
Илдә булган барлык кешеләрне дә исәпкә алачаклармы?
Русия Федерациясенең барлык гражданнары, чит ил кешеләре, шулай ук гражданлыгы булмаган затлар, илдә даими яшәүче, әмма вакытлыча читтә булган гражданнар да исәпкә алынырга тиеш. Русия Федерациясе белән төзелгән шартнамәләр нигезендә махсус хокуклары булган чит ил гражданнары исәпкә алынырга тиеш түгел.
Ялган мәгълүмат өчен җаваплылык каралганмы?
Җанисәп сорауларына җаваплар респондент әйткәннәр буенча гына теркәлә. Бу Бөтенрусия халык исәбен алуның төп принципларының берсе. Исәпкә алучыга үзегез биргән мәгълүматны раслаучы документлар күрсәтергә кирәкми.
Әгәр баш тартсаң...
Русия җанисәптән читләшкән өчен җәза кертү юлыннан китмәде. Югыйсә, демократия алга киткән күп кенә илләр дә халык исәбен алуда катнашырга теләмәүчеләрне административ җаваплылыкка тарттыра. Әйтик, Англиядә 1980 елда моның өчен штраф – 80, 1990 елда – 400, 2000 елда – 1000 фунт стерлинг тәшкил иткән.
Шунысы хак, кеше үзенең –җәмгыятьнең бер өлеше булуын һәм гомум максатта үзе турында дөрес мәгълүмат бирергә тиешлеген аңларга тиеш.
Полиция хезмәткәре белән йөриячәкләрме?
Полиция исәпкә алу участокларын, кирәк булганда исәпкә алу хезмәткәрләрен саклау белән генә шөгыльләнәчәк.
Шулай ук, Эчке эшләр органнарында “начар” репутацияләре белән билгеле кешеләрнең фатирларына, йортларына барганда да исәпкә алучының хәвефсезлеген тәэмин итү өчен участковыйның ярдәме кирәк булуы мөмкин.
Ничә яшьтән катнашырга мөмкин?
Җанисәптә, яшенә карамастан, илнең барлык халкы да катнашырга тиеш. 14 яшьтән башлап кеше исәп алучының сорауларына үзе җавап бирә ала, кече яшьтәге балалар өчен мәгълүматны ата-аналар бирәчәк.
Фатирда яшәүче барлык кешеләр өчен дә җавап бирергә ярыймы?
Әйе, әгәр дә барысы турында да төгәл мәгълүматны белсәгез. Башкалар турында белмәгән очракта, исәпкә алучыга аларның кайчан өйдә булачакларын хәбәр итегез. Ул тагын бер тапкыр киләчәк.
Дәваханәдә булсаң, нишләргә?
Халык исәбен алу вакытында дәваханәдә булган кешеләр исәп алу кәгазен “Дәүләт хезмәтләре” порталында тутыра ала. Яисә аның турында мәгълүматны якын туганы бирергә мөмкин.
Ошамаган сорауларга җавап бирмәскә мөмкинме?
Халык исәбен алуда катнашу ирекле. Кешенең үзе турында мәгълүмат белән бүлешәсе килми икән, ул баш тарта ала. Бу очракта аның турында мәгълүмат административ чыганаклардан – ЗАГС, Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәсеннән алыначак. Шулай да халык исәбен алу программасы барлык күрсәткечләр буенча нәтиҗәләр алуны күз уңында тота. Аларга өлешчә генә яисә дөреслеккә туры килмәгән җавап биреп, сез үзегез, балаларыгыз турында төгәл булмаган мәгълүмат калдырачаксыз.
Исәпкә алу кәгазьләрендәге барлык мәгълүмат конфиденциаль санала. Барлык ил халкы шушы вакытка яшәү урыны буенча исәпкә алыначак. Факттагы яшәү урыны теркәлү урыны белән туры килмәскә мөмкин, ә исәпкә алынучыга паспортын күрсәтергә кирәкми.
Исәпкә алу материаллары хәрби комиссариатлар, салым хезмәтләре тарафыннан файдаланылмасмы?
Күпләрне борчыган сорау бу. Юк, мондый хәл булмаячак. Барлык мәгълүматлар конфиденциаль һәм читкә чыгарылмый. Статистика органнары хезмәткәрләренең шәхси исәпкә алу мәгълүматларын башка органнарга, шул исәптән салым инспекциясенә, хәрби комиссариатларга хәбәр итәргә хокуклары юк. Моннан тыш, исәпкә алу кәгазьләренә барлык язулар да сораштырылучылар сүзләреннән генә кертелә, бернинди документлар да кирәк түгел. Шуңа күрә, андагы җаваплар буенча гына “армиядән качып йөрүчеләрне” эзләү мөмкин түгел.
Кайбер илләр җанисәптән баш тарткан. Ни өчен безгә дә алар үрнәгенә иярмәскә?
Әлегә исәп алудан бер ил дә баш тартмады. Дөрес, кайбер илләрдә (мәсәлән, Голландия, Финляндия, Швеция) ул һәр кешегә сораулар бирү рәвешендә түгел, ә халыкның дәүләт регистры мәгълүматлары буенча башкарыла. Бездә андый орган юк. Халык теркәве алып барыла торган илләрдә дә, кайчагында мәгълүматны тулыландыру өчен халыктан сораштыру үткәрәләр. Моннан тыш, шуны да онытмаска кирәк, Голландия, Венгрия кебек илләрдә халык саны күпкә азрак. Анда һәр кешене исәпкә алу күпкә җиңелрәк. АКШ, Кытай, Һиндстан кебек илләрдә халык санын алу даими үткәрелә.
Соңгы нәтиҗәләр белән кайда танышырга мөмкин булачак?
Бөтенрусия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә ясалачак. Исәпкә алуның ахыргы нәтиҗәләре 2022 елның IV кварталында чыгарылачак, рәсми рәвештә басылып чыгачак һәм сатуда булачак. Аның нәтиҗәләре белән Росстат сайтында да танышырга мөмкин.
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА әзерләде.