-30 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
8 октябрь 2021, 21:00

Иркә - Башкортстанның атказанган артисты

Бүген Татарстаннан күпләрнең яраткан җырчысы Иркәгә мәртәбәле исем бирелде.

Иркә - Башкортстанның атказанган артисты
Иркә - Башкортстанның атказанган артисты

Аны җырчыга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Җырчы сөенече белән инстаграмда уртаклаша.

«Гади авыл кызы «Башкортстанның атказанган артисты» исеменә лаек дип табылган көн бүген. Әлеге зур исемне Башкортстан Башлыгы кулыннан алу - үзе бер дәрәҗә. Елыйм. Күңелдә чиксез рәхмәт хисе. Хөрмәтегез һәм зур бәягез өчен рәхмәт! Рәхмәт сезгә, тамашачым! Рәхмәт Башкортстан җитәкчелегенә, Башкортстанның мәдәният министрлыгына! Минем зур терәгем — гаиләмә, тугры дусларыма, төркемемә, продюсерым Динә Гәрәевага рәхмәт! Эшеңне күреп бәяләүләре иң югары дәрәҗә. Без — ике тугандаш халык, телебез охшаш, җырларыбыз бер, моңыбыз — үзгә! Һәрчак дус, тату яшик, бергә булганда — без көчле», — дип язып куйган ул.

Иркәне сәхнәдәш дуслары Элвин Грей, Филүс Каһиров, Динә Гәрәева, Римма Никитина, Марат Шәйбәков, Әбри Хәбриев, Эльмира Сөләйманова котлаган.

Иркә (Айгөл Миншакирова) - татар эстрада җырчысы һәм актриса, Татарстан Республикасының атказанган артисты, күп тапкырлар «Алтын барс» («Татар җыры») премиясе иясе.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в