+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 октябрь 2021, 10:55

Кәрим Хәкимов - дуслык илчесе

Совет дипломаты, совет Русиясенең гарәп илләрендә тулы вәкаләтле вәкиле, яшь Совет Республикасы белән гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга зур өлеш керткән Кәрим Хәкимов 1892 елда Уфа губернасының Бәләбәй өязендә туган.

Кәрим Хәкимов - дуслык илчесе
Кәрим Хәкимов - дуслык илчесе

Сөгуд Гарәбстанының яңа дәүләтен тергезүдә турыдан-туры катнашып, ул вакытта хакимлек итүче Абдел Азиз ибн Саудның шәхси дусты була һәм Гарәп ярымутравының гади кешеләренең ышанычын яулый.

СССРның гарәп илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру барышында Кәрим Хәкимов СССРдан тормыш өчен кирәкле товарлар һәм азык-төлек белән тәэмин итүне, шулай ук халыкка медицина ярдәме күрсәтүне оештыра. Мөселман гаиләсендә тәрбияләнгән элекке профессиональ революционер, кызыл командир һәм Совет властен оештыручы буларак, Кәрим Хәкимов үзенең шәхси абруе һәм сөйкемлелеге белән гарәпләр арасында Русиянең уңай образын формалаштыруга ярдәм итә.

1937 елның 27 октябрендә шпионажда һәм контрреволюцион оешмада катнашуда гаепләнә. 1938 елның 10 гыйнварында атып үтерелә.

«Кызыл паша»ны үтерү Сөгуд Гарәбстаны Корольлегенең идарә итүче династиясе әгъзаларына авыр тәэсир итә: бу ил белән СССР арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр Кәрим Хәкимовны чакыртып алган 1938 елда өзелә һәм Советлар Союзында коммунистлар корылышы җимерелгәч кенә яңадан тергезелә.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: