+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
9 октябрь 2021, 14:45

Русиянең көчле төбәге без!

Башкортстан үзенең төп бәйрәмен нинди социаль-икътисади күрсәткечләр һәм уңыш-казанышлар белән каршы ала?

Русиянең көчле төбәге без!
Русиянең көчле төбәге без!

Республика көне алдыннан Башкортстанда үткән иң мөһим чараларны искә төшерү, уңышларны барлау, социаль-икътисади күрсәткечләргә күз салу гадәте бар. Быел да шушы гадәттән тайпылмаска булдык, өстәвенә, агымдагы елны гадәти дип атап булмый. Коронавируска бәйле катлаулы шартларга карамастан, быел республика берничә тапкыр дөньякүләм чараларның үзәгенә әйләнде.

Бөтендөнья Фольклориадасы, Үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья беренчелеге, “Яшь профессионал” WorldSkills Милли чемпио­натының финалы — болар республикада үткәрел­гән мөһим чараларның бер өлеше генә. Шөкер, быел хәл-шартлар республикага ябылып, аларны үткәрмәслек дәрәҗәдә булмады. Бүген инде әлеге чараларның һәр­берсе республикага файда китерде, дип әйтә алабыз: Башкортстан турында бөтен дөньяда сөйлиләр. Әйтик, Фольклориадага 37 ил вә­килләре килде, ул чын-чыннан дуслык бәйрәменә әве­релде. Көрәш буенча дөнья беренчелеге 55 ил вәкилләрен каршы алды, меңнәрчә егет-кызлар спорт ярышларын карады. Бу спорт үсешенә зур этәргеч булды, дияргә кирәк. WorldSkills исә эшче һөнәрләргә карата зур кызыксыну уятты.

Республиканың социаль-икътисади үсешенә килгәндә, шуны атау да җитә: Русия­нең Икътисади үсеш министрлыгы 2022-24 елларга илнең социаль-икътисади үсе­ше фаразын бастырып чыгарды. Күпчелек күрсәткечләр буенча Башкортстан илнең алдынгы ун төбәге исемлегендә. Әйтик, 2021 елда тулаем төбәк про­дуктының суммар күләменнән артыграгын (56,3%) 12 төбәк формалаштырыр, дип фаразлана. Болар: Мәскәү, Санкт-Петербург шә­һәрләре, Мәскәү, Самара, Ростов һәм Свердловск өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Ямал-Ненец автономияле округы, Красноярск һәм Краснодар крайлары, Башкортстан һәм Татарстан республикалары. 2024 елга алар­ның өлеше 68,6 процентка кадәр артачак.

Соңгы елларда республика инвесторларны җәлеп итү буенча актив эш алып бара. Күптән түгел инвестиция проектларын эш­ләтеп җибәрү өчен инфраструктура үсеше­нең яңа инструментлары турында фикер алыштылар, аларны гамәлгә ашыру өчен мөһим мәйданчык – “Алга” махсус икътисади зонасы, дип билгеләнде. Ул Стәрлетамак һәм Ишембай районнары территориясендә урнашкан. 2022-24 елларда биредә 2,4 миллиард сумлык электр һәм су белән тәэмин итү чел­тәрләре, автомобиль һәм тимер юллары төзеләчәк. Бу 8,5 миллиард сумга якын шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкин­лек бирәчәк. Шул ук вакытта әлеге зоналар резидентларыннан салым керем­нәре 10 ел дәвамында 7,2 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Инвестицияләр җәлеп итү­нең тагын бер юнәлеше — торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру. 30 сентябрьдә Русиянең Төбәк­ләр үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумы утырышында тугыз төбәккә инфраструктура өлкәсендәге бюджет кредитларын бирүне хупладылар. Алар арасында Башкортстан да бар, ул 14,8 миллиард сумлык кредит алачак. Бу акчалар Уфа һәм Нефтекама терри­торияләрен комплекслы үстерү кысаларында яңа микрорайоннарда инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура объектларын төзүгә тотылачак.

“Мин зур икътисадчы түгел, әмма минем тормыш тәҗ­рибәм “инвестиция” сүзе янында һәрвакыт “ышаныч” сүзе торуын күрсәтә. Әгәр ышаныч бар икән, әгәр сине кеше буларак хөрмәт итсәләр, ахыр чиктә ир-ат буларак, синең сүзгә ышансалар, инвести­цияләр киләчәк. Шуңа күрә без хәтта пандемия елында да (2020 ел) бер процент плюс белән чыга алдык. 2019 ел базасы бик югары иде — плюс 19 процент. Ел ахырына без тагын да зур потенциал белән чыгачакбыз”, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бер чарада.

Хәзерге вакытта республика икътисадына инвестицияләрнең абсолют күләме 365 миллиард сум тәшкил итә. Моннан тыш, Башкортстан шәһәр­ләрен социаль инфраструктура белән комплекслы тәэмин итү өчен мәгариф объектларын төзүгә грант җәлеп итү буенча эш алып барыла. Проект кысаларында Уфада һәм Нефтекамада, Стәрлета­мак һәм Уфа районнарында 15 мәктәп төзү планлаштырыла. Күләмле проектлар исемлеге шулай ук Урал аръя­гының инфраструктур үсешен дә үз эченә ала. Болар — Сибай — Подольск — Сара тимер юлын, яңа санлы ярдәмче станцияне төзү, шулай ук “Урал” туристик-рекреацион тибындагы махсус икътисади зонаны булдыру. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика 15 миллиард сум күләмендә инфраструктура бюджет кредиты бүлеп бирүгә өстәмә гариза биргән. Ул Уфа шәһәр транспортын һәм Белорет районында “Мраткино” курортын үстерү буенча проектларны финанслауны үз эченә ала.

Мәгарифтә мөһим яңалык­ларның берсе — Башкорт­станның өч университеты “Приоритет-2030” федераль программасына кертелде. Программага сайлап алуны Уфа фән һәм технологияләр университеты (БашДУ һәм УДАТУ базасында берләшкән югары уку йорты), Уфа дәүләт нефть техник университеты һәм Башкорт дәүләт медицина университеты узды. Аларның һәркайсы 100 миллион сумлык база гранты алган да инде. Шулай ук, зур уңышлар арасында республикада Евразия фәнни-мәгариф үзәге һәм югары уку йортлары кампусы төзелүне дә атарга кирәк.

Башкортстанда эчке туризмны үстерү юнәлешендә дә колачлы эш алып барыла. Якындагы ике елда сизелерлек үзгәрешләр күрәчәк­без. Күп кафелар, кемпинглар, заправкалар барлыкка килә­чәк. Республикага бу өлкәдәге проектлар белән Русиянең башка төбәкләреннән инвесторлар килә. Аларны 2020-24 елларга республика территориясендә юл буе сервисын үстерү концепциясендә каралган ярдәм чаралары җәлеп итә. Документ нигезендә, Башкортстанда автомобиль юллары буйлап 1 мең яңа объект төзү һәм шул кадәресен модер­низацияләү планлаштырыла.

Транспорт тармагын реформалаштыру дәвам итә һәм инде билгеле уңышлар да бар. Хәзер дистә еллар дәвамында килгән тәртипне үзгәртеп кору бара. Төп дәүләт пассажирлар ташучысы булган “Башавто­транс” предприятиесе көчәй­телә. Автопарк, машина йөр­түчеләр штаты арттырыла. Тиздән республикага тагын яңа автобуслар кайтачак. “Алга” картасы кертелде һәм халык арасында зур популярлык казанды.

Әлбәттә, бәйрәм алдыннан социаль өлкәдәге казанышлар турында искә алу зарур. Коронавирус шартларында бу тармак хезмәт­ләренә аеруча авырга туры килде. Иң элек быел үз хезмәтенең 30 еллыгын билгеләп үтүче мәшгуль­лек өлкәсендә эшләү­челәр турында телгә алыйк. Коронавирус чорында республика бөтен көче белән икътисадка ярдәм итсә дә, рәсми теркәл­гән эшсезләр саны 129 меңгә җитте. Хәзер исә алар ике тапкырдан да кимрәк – 55 мең. Һәм бездә вакансияләр саны эшкә мохтаҗ кешеләр саныннан артып китә. Без эшсезлек дәрәҗәсенең өч процентлы билгесен уздык. Республикада бу күрсәткечне киметүгә ирешелде, ул 2,8-2,9 процент тәшкил итә. Ә узган елда 6,9 процентка кадәр җиткән иде.

Пандемия аркасында яңа объектлар төзү буенча планнарга берникадәр үзгәрешләр кертелсә дә, социаль объектлар төзү буенча алар­ның барысы да тормышка ашырыла. Киләсе елда Уфа­ның “Зеленая роща” микрорайонында зур балалар реабилитация үзәге төзелеп бе­тәчәк. Сибайда һәм респуб­ликаның төньяк-көнчыгышын­да тернәкләндерү үзәкләре төзе­ләчәк. Ярдәмгә мохтаҗ кеше­ләргә шартлар яхшырсын өчен акрынлап матди база ныгытылачак. Әйт­кәндәй, респуб­лика­ның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге 145 меңгә якын кешегә ярдәм күрсәтә. Гомумән алганда, республика буенча социаль хезмәтләрдән 1,1 миллион кеше файдалана.

Мәдәни яңалыкларга кил­гәндә, Уфада полярник Валериан Альбанов музее ачылды, тиздән Федор Шаляпин музее да булачак. Республика Башлыгы Радий Хәбиров “Онытыл­ган исемнәр музее” оештырырга да тәкъдим итте. Республикада театрлар, концерт заллары эшли, кинофильмнар төшерелә, модельле китап­ханә­ләр саны артканнан-арта. Гомумән алганда, республика туган көнен яхшы күрсәткеч­ләр, мөһим үзгәреш­ләр белән каршылый, дип тулы ышаныч белән әйтә алабыз.

Русиянең Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева:

— Башкортстанның һәр кешесе кебек бу бәйрәмне зур шатлык һәм горурлык белән каршылыйм. Горурланам, чөнки моңа сәбәпләр бар: республика елдан-ел үсешә, алга бара, яңа проектларны гамәлгә ашыра, төзи, төрле тармакларда күркәм уңышлар яулый. Быелгы халыкара чараларны гына искә алсак та, алар Башкортстан данын бөтен дөньяга таратты. Бу да горурлану өчен бер сәбәп. Гомумән, Башкортстан Русиядә алдынгы төбәкләрнең берсе исәпләнә, без бик күп күрсәткечләр буенча алда барабыз, моңа республика җитәкчелегенең нәтиҗәле дәүләт сәясәте һәм фидакарь, эшсөяр халкыбыз тырышлыгы ярдәмендә ирешелә. Республика көнен һәр оешма матур күрсәткечләр белән каршыларга омтыладыр дип ышанам, чөнки ул — төп бәйрәмебез. Үземнең гаиләмә килгәндә, бу көн безнең өчен икеләтә бәйрәм: олы улымның туе булган көн. Ике бәйрәм дә бердәй мөһим һәм шатлыклы, аларны матур итеп билгеләргә җыенабыз. Барлык күпмилләтле Башкортстан халкын төп бәйрәмебез – Республика көне белән ихлас тәбрик итәм.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: