Туймазы районында кош гриппы таралуга юл куймас өчен, урындагы халыктан йорт кошлары тартып алынды һәм юкка чыгарылды. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
5 октябрьдә Бишкурай авылында кош гриппы ачыкланды, 6 октябрьдә районда гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
- Карантин зонасының барлык керү һәм чыгу урыннарында барлык автомобильләрне тикшерү һәм санитар эшкәртү өчен көчәйтелгән санитар постлар куелды. Карантин зонасына эләккән торак пунктларда: Бишкурай, Ярмунча, Булат һәм Николаевка авылларында кошларны тартып алу өчен ишегаллары тикшерелде. Алынган кошлар юкка чыгарылды. Яндыру МЧС хезмәткәрләре контролендә үткәрелде, - дип хәбәр иттеләр ведомство белгечләре.
Хезмәткәрләр тарафыннан шулай ук объектларда һәм шәхси хуҗалыкларда дезинфекция эшләре башкарылган, йорт эчендәге территорияләрне эшкәртү оештырылган, терлек азыгы утильләштерелгән. Моннан тыш, халыкка вакцина ясалган.
– Халык белән социаль киеренкелекне киметү максатыннан аңлату эшләре алып барылды. Район хакимияте тарафыннан гражданнарга китерелгән югалтуларны кайтару мәсьәләсе хәл ителә. 2021 елның 8 октябрендәге боерык нигезендә, гадәттән тыш хәлләр режимы югары әзерлек режимына күчерелде. Ситуация даими контрольдә тора, - диделәр ведомствода.
Фото: agronom.com