-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10 октябрь 2021, 14:05

Республика тарихында якты исем

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бер чарада тарихи шәхесләрне мәңгеләштерү турындагы сорауга җавап биреп, Миңнегали Шәйморатов, Кәрим Хәкимов, Валериан Альбанов исемнәре белән беррәттән, республикада Муллаян Халиков исемен кайтару һәм популярлаштыру буенча зур эш башкарылуын әйтте. Кем ул Муллаян Халиков?

Республика тарихында якты исем
Республика тарихында якты исем

Ул республиканың төп җитәкчеләренең берсе булган. Аның ярдәме белән Башкортстан без балачактан һәм хәзерге вакытта яши торган чикләрне алган. "Без Муллаян Халиков турында күп нәрсә белмибез, аның эшләрен һәм мирасын өйрәнергә кирәк", - диде Радий Хәбиров.

Муллаян Дәүләтша улы Халиков 1894 елның 23 гыйнварында (яңа стиль буенча 4 февральдә) Уфа губернасы Бәләбәй өязе Актау авылында, хәзер Башкортстанның Бүздәк районы Иске Актау авылында башкорт-вотчинник гаиләсендә туа. Туган авылы мәдрәсәсендә өч ел укый, аннары урыс мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлый һәм Ырынбур губернасының Троицк шәһәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аны 1915 елда кызыл диплом белән тәмамлый, аннары Орск шәһәренә укытучы итеп эшкә җибәрелә. Соңрак Уфа губернасында земство китапханәсе мөдире була.

1917 елның июль-август айларында Муллаян Халиков I һәм II Бөтенрусия съездлары эшендә актив катнаша. 1917 ел ахырында үткәрелгән өченче Башкорт корылтае республика төзү турында карар кабул итә һәм милли хөкүмәт төзи, аның әгъзасы итеп Муллаян Халиков та сайлана.

1919 елның 30 гыйнварында Уфа колчаклылардан азат ителгәч, Муллаян Халиков анда башкорт частьләренең Кызыл Армия ягына күчүе турында губерна ревкомы белән сөйләшүләр алып бару өчен Башкорт хөкүмәте вәкиле сыйфатында килә.

1919 елның 8 февралендә Башкорт хөкүмәте утырышында Халиков башлангычы хуплана һәм РСФСР хөкүмәте белән сөйләшүләр турында карар кабул ителә. Аларны алып бару өчен Мәскәүгә Башкорт хөкүмәте рәисе Мстислав Кулаев, Муллаян Халиков һәм Абдрәшит Бикбавов составындагы делегация җибәрелә. 17 мартта килешүнең ахыргы текстына республика вәкилләре кул куя, үзәк исеменнән аны Милләтләр эшләре буенча халык комиссары Иосиф Сталин имзалый. 20 мартта шартнамә РСФСР Халык Комиссарлары Советы һәм Бөтенрусия Үзәк башкарма комитеты утырышларында раслана.

Гражданнар сугышыннан соң Муллаян Халиков җаваплы вазыйфаларны били - Тамьян-Катай кантон ревкомы рәисе, социаль тәэминат халык комиссары, Башкорт АССР Мәгариф халык комиссары. 1921 елның июлендә 27 яшендә Муллаян Халиков Башкорт АССР Совнаркомы рәисе була. Аның буенча Уфа губернасы территориясе БАССРга тапшырыла һәм Башкортстан башкаласы Уфа була. 1925 елның ноябрендә Муллаян Дәүләтша улы Мәскәүгә күчерелә: Русия авыл хуҗалыгы банкы идарәсендә, аннары финанслар буенча халык комиссариаты коллегиясендә эшли. 1933 елда ул Кызыл профессураның икътисад институтын тәмамлый һәм РСФСР халык хуҗалыгы исәбен алу идарәсенә эшкә җибәрелә. Соңрак РСФСР халык комиссариатының бюджет идарәсе начальнигы урынбасары була.

1937 елның 25 июлендә Муллаян Халиков кулга алына, шул ук елның сентябрендә атып үтерелә һәм 1958 елда гына реабилитацияләнә. Аның хатыны Сара да кулга алына. Ул лагерьларда булган һәм исән калган. Лагерьлардан соң Сара Халикова Свердловск өлкәсенә китәргә мәҗбүр була, алга таба аның язмышы билгесез.

Уфада Милли музей бинасы фасадында Муллаян Халиковның мемориаль тактасы урнаштырылган, анда Башкорт АССР Хөкүмәтенең беренче резиденциясе урнашкан була. Республиканың кайбер җәмәгать эшлеклеләре республика Башлыгына Муллаян Халиков исемендәге Республика премиясен гамәлгә кую башлангычы белән мөрәҗәгать иттеләр.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: