+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
11 октябрь 2021, 21:20

"Сездән өйрәнәсе нәрсәләр күп"

Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Уфага эш сәфәре белән килгән Казахстанның сәүдә һәм интеграция министры Бахыт Солтанов һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсе хакиме Гали Искалиев белән бергә Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгендә булды.

"Сездән өйрәнәсе нәрсәләр күп"
"Сездән өйрәнәсе нәрсәләр күп"

Кунаклар Башкортстан ЦУРы эшчәнлегенең төп юнәлешләре, шулай ук республиканың Үсеш корпорациясе, Стратегик эшләнмәләр үзәге һәм Ковидка каршы ситуацион үзәк эшчәнлеге белән танышты.

Төбәк Башлыгының социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы, Республика белән идарә итү үзәге җитәкчесе Елена Прочаковская ЦУР эшенең принциплары турында сөйләде.

– Безнең үзәк өч блоктан тора: икътисади, социаль коммуникацияләр һәм мәгълүмати, – дип билгеләп үтте Елена Прочаковская. – Алар нигезендә - Башкортстан Дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгыннан килгән коллегалар тарафыннан эшләнгән мәгълүмат системалары. Алар республика тормышының бөтен ягын колачлый. Әгәр халыкның теге яки бу юнәлеш буенча социаль челтәрләрдә мөрәҗәгатьләре концентрациясе стандарт күрсәткечләрдән артып китсә, бу аналитиклар өчен сигнал, ул алга таба Башкортстан Башлыгы, республика Хөкүмәте Премьер-министры яки төбәк Башлыгы Хакимияте җитәкчесе отчетларының һәм докладларының нигезен тәшкил итә.

ЦУРда интеграцияләнгән мәгълүмат системалары турында Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин сөйләде.

- Мәсәлән, төбәк территориясендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча дүрт оператор эшли. Без барлык 23 мең мәйданчыкны да санлаштырдык, һәм машина йөртүчеләр махсус мобиль кушымта ярдәмендә чүп-чар чыгаруга кадәр һәм аннан соң аларның торышын фотога төшерергә тиеш. Бу мәгълүматларны без расписание белән чагыштырабыз, җитешсезлекләрнең кайда булуын анализлыйбыз, – диде Геннадий Разумикин. – Моннан тыш, без йортлар төзү, автомобиль юлларын карап тоту һ.б. мониторингы алып барабыз.

Казахстан делегациясе Башкортстан ЦУРы эшчәнлеген югары бәяләде, республиканың системалы проблемаларын комплекслы хәл итүдә үзәкнең эшләнмәләренең һәм дашбордларының нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

- Бик шәп, миңа барысы да ошады! Башкортстандагы коллегаларыбыздан өйрәнерлек нәрсәләр бар дип уйлыйм, - дип билгеләп үтте Бахыт Солтанов.

Сәфәр нәтиҗәләре буенча Радий Хәбиров Казахстаннан килгән кунакларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм тугандаш халыклар файдасына уңышлы уртак эшчәнлек теләде.

Фото: glavarb.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: