Башкортстан Республикасы командасы составында Уфа, Салават, Стәрлетамак, Благовещен шәһәрләренең һөнәри белем бирү оешмалары мәйданчыкларында 62 компетенция буенча 92 катнашучы чыгыш ясый.
Мәктәп укучылары категориясендә Кушнаренко һәм Әлшәй районнарының коррекцияләү һәм гомуми белем бирү мәктәпләреннән 31 укучы катнаша. 55 кешедән торган "студентлар" заманча җитештерү һәм мәгълүмати технологияләр, техник иҗат, мәгариф, сәламәтлек саклау, туклану, туризм һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә 54 компетенция буенча чыгыш ясый.
Сайлап алу ярышларында сәнгать-иҗат компетенцияләре буенча 6 «белгеч» катнаша. Сайлап алу этабы барышында Башкортстан һөнәри белем бирү оешмаларыннан 10 эксперт җәлеп ителде, алар конкурсантларның эшләрен бәяләү хокукына ия.
Җиңүчеләр «Абилимпикс-2021» VII Милли чемпионаты финалында республика данын 15-19 ноябрьдә Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә яклаячак.
Фото: minobr.ru