+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
16 октябрь 2021, 12:35

Аек яшәргә кем дә лаек

Эчкечелек белән бәйле һәр тарих күңелсез тәмамлана.

Аек яшәргә кем дә лаек
Аек яшәргә кем дә лаек

Аракы эчтем – хушландым, Һушым китеп, буш калдым. Н. Исәнбәт.

Тимерҗан Язгы эшләр тәмамлангач, пар җирен көзге чәчүгә әзерләргә кирәк. Иртәнге кояш күтәрелеп тә өлгермә­гән иде, бригадир Мазhар мастерскойга килде дә:

– Тимерҗан, киләсе елның уңышын кайгыртырга вакыт. Син сөргән басуда ел саен ашлык уңа. Суык чишмә янындагы утыз гектарлы пар басуын сөрергә кирәк. Җиңел аягың белән бүген үк барсаң, әйбәт булыр. Төшке ашны Җәмилә апаң китерер. Эшне тырышып, җиренә җиткереп үтә, хезмәтең хакына өстәп, сине дәрәҗә көтә, – диде.

Шундый җылы сүзләр ишеткәч, бармас җирдән барырсың. – Герой дәрәҗәсе булса, барырмын, – диде Тимер­җан.

– Геройлык уңыш җый­гач беленә, – диде бригадир.

– Ну, Тимерҗан, бригадир сиңа юкә чөй дөмбәсләде, – диде Рәфит, бригадир киткәч.

– Беләсең ич, тимер балта булдыра алмаганны юкә чөй булдыра, — диде, кемдер.

– Эше шул ич, – диде Рәкыйф.

Күп еллар авылда бригадир булган Мазhар кемгә ничек мөрәҗәгать итәргә яхшы белә. Кемгә – юкә чөй, кемгә – шаяру катыш, кемгә – боерык белән. Тимерҗан алдынгы тракторчылардан саналды. Яратты ул үзенең авыр да, җаваплы да эшен. “Эшләп ару – шифалы дару”, – дип әйткән иде кайчандыр әнисе. Язгы чәчүне бәйрәм кебек каршылады. Ялкауланмады эшендә, күрсәтте барлык көчен, тирләр чыгарып тырышты килер бәхете өчен.

Тимерҗан урта буйлы, юка иренле, йөгерешчеләрнеке кебек чандыр гәүдәле, сары чәчле, коңгырт сары сипкелле. Гаиләдә бер генә малай, җитмәсә, төпчек. Әтисенең Тимер­җанны төп йортта калдырасы килде. Армиядән кайткач та малаен башлы-күзле итәргә тырышты. “Күркәм тормыш кору өчен безгә күп кирәк түгел: эшчән куллар, тәмле телең, саф йөрәк, чиста күңел”, — диде ул балаларына. Иген игеп көн күргән әтисенең җиргә мөнәсәбәте Тимерҗанга күчте. “Ипи пе­шергәнче иген игәргә кирәк, иген игү сука сөрүдән башлана”, – дигән иде әти­се. Бу исә Тимерҗанга “тракторчы бул” ди­гәнне аңлатты.

Әнисе дә бердән­бер улларын авылда калдырырга тырышты. Төпчек төп йортта калды. Тракторчыга укыды. Ике дистә ел апрельдән ноябрьгә кадәр рульдә, кышын – ремонтта. Авылдашлары эчәргә ярата, Тимерҗан да алардан калышмады. Чамасын белмәгән чаклары да булды.…

Үзенең начар гадәтеннән арыныр өчен нинди генә ысуллар кулланып карамады Тимерҗан. Башта бер им-томчы әбигә барды. Әби Тимерҗан­ның тышкы кыяфәтен баштанаяк тикшерде, гаиләсе, шөгыле турындагы сораулар бирде, им-том әсбапларын күрсәтте. Тимерҗанга таныш булмаган сүзләр әйтеп әфсен укыды.

– Аек яшәргә кем дә лаек, тик башта сират күперен үтәргә кирәк. Эчкечелектән арынуны сират күперен үтү белән чагыштырам. Кеше озак яши ала, ашау тәртибен тотса, хәмер­не дә дәва өчен, чамасын белеп йотса, – диде әби.

Икенче барганда эченә аять язылган тәлинкәдән ниндидер саргылт төстәге әрем тәмле сыекча эчерде, өстәп тә куйды:

– Иртән торгач, бүген эчмим, җитте, дияргә тырыш, амин дигән сәгатенә фәрештәләрнең иреш, – диде, Тимерҗан кебек дәваланучы бүләккә биргән кәшемир яулык күрсәтте. Өенә кайткач, Тимерҗан әнисенә ничек дәваланганын, әбинең кәшемир яулык күрсәткәнен сөйләде.

– Әнкәй, әллә мин дә берәр яулык, йә булмаса, күлмәклек бирим микән? – диде Тимерҗан. Әнисе бик үткен мәкаль белән җавап бирде: – Өшкерүче, багучылар – хәйлә белән баючылар.

Әби кылган гамәлләр әллә фәреш­тәнең амин дигән чагына туры кил­мәде, әллә догалары кабул булмады, хәмер Тимерҗанның тамагын элеккечә кытыклады. Кодировка эшләде. Биш айдан соң якын туганының туенда түзәлмә­де. Хатыны Рәзинә Тимерҗанны сөмсере коелып көтсә дә, беркайчан да йодрыклары белән ташланмады. Тимерҗанга тынгы бирми, юкка-барга өрмәде, гай­бәтчедәй вакчылланып, юкны-барны күрмәде. Сабырлык савыты беркайчан да тулышып акмады. Озак кайтмый торса: “Бүген тагын юк”, – дип, көрсенеп кенә куя иде. Ире исереп кайтып йокыга чумса, өй эче мәет чыккан шикелле күңелсез, караңгы була, шомлы тынлык белән тула.

Кайдан алгандыр инде ул шундый сабырлыкны. Тимерҗан эчте – Рәзинә ут йотты. Шуңа карамастан, авыр тормыш диңгезендә җилкәнне туры тотты.

...Тимерҗан бүген дә өеннән кө­мешкәсез чыкмады. Шешәгә көмешкә сал­ганда авылдан ерак кына урнашкан басу уртасында берүзем булам, зыян итмәс, дип уйлады. Гадәттәгечә, ике стакан чамасы көмешкә салынган шешәсен трактор кабинасына салып куйды. Барып җиткәч тә каршыдагы тыныч урманга керде. Пөхтә каеннар астында гөмбә байлыгы. Утыртылган наратлар арасында җирән гөмбә бигрәк күп. Җыючы юк. Урындагы халык гөмбәнең нәрсә икәнен дә белми. Кайберәүләр гөмбәне хәрам аш саный. Аяк басарга буш урын да юк. Гөреҗдәләр чалгы белән чабарлык! Зур эшләпәләре белән битләрен каплаганнар. Кайсы коелган яфрак, кайсы үлән астына посып, Тимер­җанга каш сикертә­ләр, ул аларга игътибар да итми. Тирә-якта иген диңгезе. Игеннәрне җиңел генә сыйпап, җил исә, саллы башаклар чайкалалар. Шуларны күреп, Тимерҗанның күңеле күтә­релде.

Төшкә кадәр шактый гына җир актарып өлгерде. Сабан артыннан кара болыт төшкән кебек каргалар, чәүкә­ләр көтүе сөрелгән кап-кара җирне тагын да карайта төште. Газга катырак басып тагын бер буразнаны урады да, тракторын яр буена якынайтып туктатты. Моторын сүндерде, сумкасын алып чишмәгә таба атлады, азрак черем итеп тә алырмын, дип уйлады. Чишмәдән чыгып зирек агачлары арасыннан аккан суда кулларын юды. Кайда су – шунда зирек. Чишмә зирек тамырларын куандырып яшеллекнең сусымын бастыра. Әллә җил уңаена, әллә Тимерҗанны күреп, агачлар аның ягына башларын болгадылар. Агачларның моңлы шаулавы, картлар әйткәнчә, яңгыр болытлары якынлашуын аңлата.

Сул яктан саескан шыкырдады, димәк, кемдер якынлаша. Җәмилә Тәгәрмәч тавышы ишетелде. Әллә ашыктырганга, әллә Тимерҗанны күреп, ат кешнәп җибәрде, тиздән чишмә янына килеп тә туктады.

– Күптән бу тирәдә булганым юк иде, чак адашмадым, – дип, Җәмилә арбасыннан төш­те, атның тезгенен кыскартып бәйләде. Камыр баса торган тактага охшаган фанер кисәген яшел үләнгә куйды да, өстен ашъяулык урынына инде яңалыгын югалткан чип-чиста тастымал җәй­де. Менә дигән “өстәл” барлыкка килде.

– Ак булмаса да, пакъ, Тимерҗан, – диде Җә­милә. Чисталыгы, пөхтә­леге белән авылда үрнәкле хатын ул. Ишегалды, йорт-җир дисеңме, савыт-саба дисеңме – барысы да ялт итеп тора. Җәмилә фикерен кешедән яшерми, дөньяга күзләрен зур ачып карый торган мөлаем хатын. Намус чишмәсен яшьтән үк бик кадерләп саклады, уңган кәләш, изге ана исемнәрен аклады.

Тимерҗан уң кулы белән шешәдән стаканга тулар-тулмас көмешкә салды.

– Җәмилә апа, шундый матур табигать кочагында авыз итеп булса да куй әле, – дип, уң кулы белән стаканны Җәмиләгә сузды. Дүрт бала анасы, пенсия яшенә җитеп килгән Җәмилә:

– Әй, Тимерҗанкаем, беләсең ич минем гадәтне, аны эчсәм атым кире якка таба атлый башлаячак. Миңа әле Чаган Түбәгә комбайнчылар янына барырга кирәк, – дип, кыстауны кире какты. Тимерҗан торып утырды, як-ягына карады, стаканны бушатты да, алдына куелган тәлинкәдәге тавык шулпасын кашык та тотмыйча, ашка пешәрен уйламыйча, чөмереп алды. Термостан салынган, әле суынып өлгермәгән шулпа Тимерҗанның бөтен азык юлын яндырып төште, күзләрендә утлар ялтырады. Тончыгып бераз тын алалмый интекте, маңгаен шыбыр тир басты, бите кып-кызыл булды. Тын алалмый үләм бугай дигәндә, сыбызгы тавышы чыгарып тын юлы ачылды. Ачыкканын шунда гына сизде ул, агач кашык тотып, тавык шулпасының тәмен табып ашый башлады.

Шулпадан соң Җәмилә Тимерҗан алдына тавык итеннән пеше­релгән пылау куйды. Яхшы гына күңеле күтәрелгән Тимерҗан:

– Үзбәкләр генә пылауны шулай тәмле пешерәләр дип ишеттем, әллә син дә, Җәмилә апа, үзбәкләрдән өйрәндеңме пылау пешерергә? Пылау серләрен минем Рәзинәгә дә өйрәтсәң иде, – диде.

– Һәр эшнең үз остасы була. Синең Рәзинә пешергән тары тәбикмәге белән телеңне йотарсың, ә сарык эчәгеннән пешерелгән бәлешләре! Кая ул миңа Рәзинәгә җитәргә! – дип, һәрвакыттагыча зирәк акыллылык күрсәтте Җәмилә.

Аннары бушаган савыт-сабаларын кәрзингә тутырды да, арбасына утырып, комбайнчылар ягына юл алды.

Нәһдәт ФӘТХИЕВ. (Ахыры бар).

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: