+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
16 октябрь 2021, 12:45

Солтаннар да аңа баш игән!

16 октябрь — Халыкара икмәк көне.

Солтаннар да аңа баш игән!
Солтаннар да аңа баш игән!

Бу датаны, икмәк пешерү белән бәйле һөнәр осталары һәм, тарихи көн буларак, күпчелек илләрдә билгелиләр. Аның нәкъ 16 октябрьдә билгеләнүенең дә сәбәбе бар. Халыкара икмәк пешерүчеләр көнен булдыру идеясен шушы тармакта эшләүчеләр тәкъдим итә һәм аны 1945 елда Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы барлыкка килгән көнгә туры китерергә карар ителә. БМОның Генеральный ассамблеясы игълан иткән Халыкара икмәк көне, әлбәттә, ашлык җитештерүче һәм икмәк пешерүче һөнәр ияләренең бәйрәме булу белән генә чикләнми. Ул, шулай ук, әлеге көндә дә ачлыктан, хәерчелектән җәфаланучы илләр барлыгын онытмаска һәм игенчелек тармагы үсешкән дәүләтләрнең игътибарын икмәккә туймаган халыкларга ярдәм итәргә кирәклегенә дә юнәлтә.

Беренче икмәк пешерүчеләр кайсы илдә яшәгән?

Әлеге вакытта аларның традицияләре ни дәрәҗәдә саклана? Русия тарихындагы иң борынгы икмәк пешерүчеләр турында нинди кызыклы мәгълүматлар табылган һәм бүген илдә әлеге җитештерү тармагы ничек эшли? Беренче икмәк Бүген икмәкнең нинди генә сорты һәм төрләре юк! Пешерү технологияләре дә исәпсез. Әмма борынгы кешеләргә икмәк пешерү серләре җиңел бирелмәгәндер, күрәсең. Археологлар фикеренчә, беренче икмәк эшләнмәләре нигезен бодай да, арыш та түгел, ә имән чикләвеге тәшкил иткән. Ихтимал, әлеге ипикәйнең беренче үрнәкләре вакланган ашлык һәм су катнашмасыннан пешерелгән көлчәләр булгандыр. Бүген дә дөньяның байтак, аеруча Азия илләрендә яшәүче халыклар шуңа охшаш ризыклар әзерли. Он һәм су катнашмасын болгатып, эшлән­мәне учакта кызган ташлар өстенә җәеп, икмәк рәвешенә китер-гәннәр. Тарихтан шунысы да мәгълүм: чүпрә нигезендә пешерелгән беренче икмәк ризыклары безнең эрага кадәр байтак еллар элек борынгы Мисырда пешерелә. Биредәге җылы климат һәм аксымга бай булган бодай сортларын игү дә икмәк пешерү шөгылен үстерүгә зур этәргеч биргән. Бер үк вакытта, камырны ачыту сер­ләре ачыла. Мисыр икмәгенең даны бөтен дөньяга тарала һәм борынгы Грециядә дә дан казана. Биредә аны төп туклану рационында куллана башлыйлар. Оннан пешерелгән эшләнмәләрнең Осман империя­сендә һәм Византиядә киң таралуы мәгълүм. Биредә икмәк пешерүчеләр зур хөрмәттә бул­ган. Тарихчылар фикеренчә, борынгы Руська да икмәк пешерү традицияләре һәм серләре шушы дәүләтләрдән килгән булырга тиеш. Ул вакытта, билгеле, кара икмәк өстенлек иткән. Шунысы да мәгълүм, 1925 елга, ягъни илебездә рәсми рәвештә беренче икмәк пешерү заводы ачылганга кадәр, икмәк эшләнмәләрен кәсепчеләр генә пешергән була. Әлбәттә, берәү дә икмәк пешерү серләрен башкалар белән уртаклашмаган һәм шуңа да алар арасында көндәшлек зур булган.

Кайсы илдә ничек?

Мисырда көлчәдән икмәк пәйда булган. Көлчә пешерү өчен җаваплы колларның берсе, ниндидер сәбәп белән, әзер камырны эссе кояшта онытып калдыра. Камыр әчеп чыга. Кол үзенең гаебен танып, хуҗага күрсәтмәс өчен көлчәне мичтәге утка ташлый. Камыр башта кабара һәм йөзе алсуланып, яңа ризык төсенә керә. Шул рәвешле, ул җәзадан котыла. Бераздан аның бу тәҗрибәсен бөтен ил куллана башлый. Мисырда беренче икмәк тарихы шулай башлана. Грециядә икмәк өстәмә түгел, ә хәерчеләр өчен төп туклану ризыгы була. Биредә аларның иртәнге яисә кичке ашлары бары тик икмәктән генә торган. Илдә шундый катгый кагыйдә дә кертәләр: икмәксез башка ризыклар ашау тыела. Әгәр грек көлчәсез генә башка нәрсә ашаса, бу — бик авыр гөнаһ булып саналган. Хәтта җиләк-җимешне дә икмәк белән генә ашарга рөхсәт иткәннәр. Төркиядә икмәкне төп ризык буларак куллану Осман империя­сеннән килә. 1502 елда солтан Баязит икмәк пешерүне “дәүләт сәясәте” дәрәҗәсенә күтәрә. Шуннан соң биредә икмәк пешерү цехлары төзелә башлый. Ә аның һөнәрчесе илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы кеше булып билгеләнә. Франциядә икмәкне урта гасырларда бары тик монастырьларда гына пешергәннәр. Алар нигездә көрпәдән булган. Мондый икмәк белән, нигездә хәерчеләр тукланган. Бодай икмәге исә гаиләдәге байлык билгесе булган һәм хәлле кешеләр табынына гына куелган. Русиядә Русиядә беренче икмәк пе­шерү тарихы да кызыклы. Археологик казынуларга караганда, икмәк пешерү шөгыленә өч мең ел чамасы элек тотынганнар. Триполь үсеше белән бәйле чорлар була бу. Борынгы славян мәдәнияте үсеше дә нәкъ шушы җирлек белән бәйле. Илдә икмәк пешерүчеләргә таләпләр каты куелган. Урта гасырларда ук, мәсәлән, камыр ризыкларының сыйфатын конт­роль­дә тотучы махсус хезмәтләр булган. Аның хезмәткәрләре төр­ле сәүдә нокталары, лавка һәм базарларда йөреп, сатылган икмәк сыйфатын тикшереп торган. Борынгы Русьта икмәк пе­шерүче махсус йортлар булган. Әйткәндәй, кара икмәк нәкъ борынгы Русьта барлыкка килә. Бәясе арзан һәм агына караганда күпкә туклыклырак булган ул.

Иң күп җитештерүче — без!

Он-ярма сәнәгате — Русиядә иң борынгы һәм эре азык хәзерләү тармагы. “Росстат” белешмә­ләренә караганда, илнең эчке базарында русиялеләр тарафыннан ел саен уртача 9,5 миллион тонна он кулланыла. Узган елда игълан ителгән күрсәткечләр буенча, илдә һәр кеше ел дәвамында уртача 46,2 килограмм икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, 15,9 килограмм он һәм 11,3 килограмм макарон эшләнмәләре кулланган. Белешмә. Русиядә ик­мәк һәм аның эшлән­мәләрен җитештерү белән 750 эре һәм уртача категориядәге предприятие, 12,5 меңнән күбрәк фирма һәм оешма шөгыльләнә. Узган ел икмәк-күмәч эшләнмәләренең гомум импорттагы өлеше 1,8 процент тәшкил иткән. Илебезнең икмәк пешерү тармагы соңгы елларда ике җитди проблема кичерә: беренчесе — икмәк кулланучылар саны кимү, халыкның үзләрендә пешерү артуы һәм туклану рационында аның күләме кимү; икенче проблема — тармакта технологик җиһазларны тирәнтен модерни­зацияләү мохтаҗлыгы. “Росстат” мәгълүматлары быел да бодай һәм арыш-бодай оны җитештерү күләменең кимүгә баруын күрсәтә. Елның тәүге кварталы йомгаклары буенча, мәсәлән, бу продукция узган елның шушы чорындагыдан 16,4 процентка азрак җитештерелгән. — Русиядә он җитештерү елдан-ел кими һәм бу хәл соңгы 20-25 ел буе дәвам итә, — ди Русиянең Он һәм ярма җитеш­терүче предприятиеләре берле­генең вице-президенты Игорь Свириденко. — Моның сәбәбе русиялеләрнең икмәкне азрак куллана баруы белән бәйле. Икенче сәбәбе — мулрак тормышта яшәүчеләр икмәкне азрак кулланып, иткә һәм яшелчәгә өстенлек бирә башлады. Шунысы да игътибарга лаек, халыкның керем­нәре кимегән нәкъ 2020-21 елларда икмәк-күмәч ризыкларын куллану күләме артты. Әйтергә кирәк, Русиянең үз халкын үзендә җи­тештергән әлеге төр ризык белән тулысынча тәэмин итү мөмкин­леге бар һәм ул ышанычлы. Башкортстанда да, рәсми чыганакларга караганда, икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре җитеш­терү күләменең соңгы елларда 3-5 процентка кимүе күзәтелә. Экспертлар республикабыздагы әлеге тенденцияне бары тик халыкның сәламәт туклану рәвешенә өстенлек бирүе, ягъни камыр ризыкларын азрак куллана башлавы белән аңлата. Аерым чыганаклар буенча, узган ел республикада 100 мең тоннага якын икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмә­ләре җитештерелгән. Базар аналитиклары фикеренчә, Башкортстанда әлеге төр ризыклар күләменең кимүе рәсми статистикага кермәгән кече пекарнялар артуы һәм аларның күрсәткечләре еш кына исәпкә алынмавы белән дә бәйле.

Ә сез беләсезме?

* Кеше үз гомерендә, уртача бүлеп исәпләгәндә, 7 тоннадан күбрәк икмәк һәм кимендә 35 мең данә күмәч эшләнмәләре ашый.

* Чит ил галимнәренең тикшеренүләренә караганда, салкында икмәк тизрәк ката. Шуңа күрә аны бүлмә температурасы шартларында сакларга кирәк.

* Кешедә азканлылык ачыкланса, табиблар пациентка арыш икмәген ашарга киңәш итә.

* Планета халкы көн саен 8 миллион данә икмәк куллана. Шуның яртысыннан күбрәге — бутерброд өчен.

* Икмәкне телемнәргә бүлеп кисү машинасын 1928 елда АКШ инженеры Отто Роведдер уйлап тапкан һәм бу яңалык шул ук елны кулланылышка кергән.

* Совет чорында иң зур калач Икмәк көне уңаеннан Украинада пешерелә. Аның авырлыгы — 150 килограммга, ә биеклеге 60 сантиметрга җитә.

* ХVII гасырга кадәр икмәк пешерүдә чүпрә кулланылмаган. Ул җылы һавада тотылу һәм камыр басканда каткан кара икмәк сыныгын файдалану исәбенә генә кабарган.

* Дөньяда ел саен якынча 6 миллиард килограмм икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерелә. Продукциянең 90 процентына якыны — Русия өлеше. Акчага салып исәпләгәндә, дөнья күләмендә икмәк бәясе әйләнеше елына 650 миллиард сум тәшкил итә.

* 2020 елгы рәсми мәгълүматлар буенча, Русиядә икмәк пешерү тармагында эре икмәк заводлары өлеше — 71, пекарня һәм супермаркетлар – 14, кече пекарнялар 12 процент били. Калган өч проценты оешмаларга туры килә.

Тупланманы Олег Төхвәтуллин әзерләде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: