+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
19 октябрь 2021, 14:45

Алданган дольщиклар калмаячак

Агымдагы елның октябрь аена Башкортстанда проблемалы 120 объект исәпләнә.

Алданган дольщиклар калмаячак
Алданган дольщиклар калмаячак

Зыян күргән гражданнар реестрында - 7 мең кеше. Бу хакта республика ЦУРы һәм Төзелеш һәм архитектура министрлыгы катнашлыгында үткән брифингта министр урынбасары Артем Ковшов хәбәр итте.

Төбәктә алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү максатында 2019 елда Дольщиклар хокукларын яклау буенча фонд оештырылды. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр республика көче белән проблемалы 26 йорт төзелеше төгәлләнде, бу 2 824 өлешченең хокукларын тергезергә мөмкинлек бирде.

Агымдагы елда гына да реестрдан 10 объект төшереп калдырылды һәм 724 кешенең хокуклары тергезелде. Калганнарының хокукларын тергезү максатында "юл картасы" булдырылган, аның нигезендә 2023 ел ахырына кадәр проблемалы объектларны төзеп бетерү, яки Дольщиклар хокукларын яклау фонды ярдәмендә түләтүне республика һәм төзүчеләрнең үз көчләре белән башкару планлаштырыла. Фонд ярдәме белән 80 объектта төзелеш тәмамланачак. Проблемалы 18 объектны республика һәм төзүчеләрнең үз көче белән тәмамлау планлаштырыла. Агымдагы елда тугыз йортны төзеп бетерәчәкләр. Калган тугыз йорт буенча эшләр 2023 ел ахырына кадәр тәмамланачак. Моның өчен инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, шулай ук төзүчене алмаштыру вариантлары карала.

Әйтик, «Стройвертикаль» предприятиесенең 10 йорты проблемалы объектлар реестрыннан төшереп калдырылырга тиеш, чөнки йортлар төзелеп бетте, яки төзелештә катнашучы гражданнар күчерелде. Шулай ук реестрдан «КилСтройИнвест», «БашСтройКомплект» һәм «Кедр» компанияләре чыгарылырга тиеш.

2020 елдан Башкортстанда «Садовое кольцо» компаниясе эшли, ул «Госстрой» объектларын төгәлләү өчен 550 миллион сумнан артык акча сарыф иткән. Компаниянең төбәктә эшләү дәверендә 850дән артык кеше күптән көтелгән фатирларын алды.

«Алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүдә безнең ике вариантыбыз бар: йортларны төзеп бетерү, яки, индексацияне исәпкә алып, гражданнарга акчаларын кире кайтару. Шул ук вакытта өч механизм кулланыла — Федераль фонд механизмы, республика механизмнары, шулай ук гамәлдәге төзүчеләрне стимуллаштырып, үз объектларын тәмамларга мәҗбүр итү", – диде Артем Ковшов.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: