2018 елда төбәк икенче урында иде. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Башкортстан рейтингның алты критерие буенча иң яхшылар бишлегенә керә, шуларның өчесендә, иң күп балл туплап, лидер булып тора.
"ТОП-10 рейтинг-2021" рейтингында биш төбәк арасында Башкортстан кулланучыларның якланганлыгы дәрәҗәсе югары булган төркемгә керә.
- Гражданнарга хокукый мәгълүмат һәм консультация бирү кулланучылар базарында үз-үзеңне дөрес тотуның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыра. Әлеге рейтинг безгә эштә сизелерлек ярдәм итә һәм бу өлкәдә үсеш юлларын билгеләү өчен күрсәткеч булып тора, - диде сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Рейтинг «Русия кулланучылар берлеге» кулланучылар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан төзелде. Башкортстан - кулланучылар хокукларын яклау буенча төбәк программасын финанслый алган азсанлы субъектларның берсе. Соңгы өч елда төбәктә кулланучылар грамоталылыгын арттыруга юнәлтелгән чаралар саны шактый арткан. Шулай ук аларга ярдәм итүнең муниципаль дәрәҗәсе дә көчәйтелде, кулланучыларны укытуга һәм мәгълүматлаштыруга зур игътибар бирелә.
Республикада Русия төбәкләрендә бердәнбер булган Кулланучылар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил үз эшчәнлеген башлады. Бүгенге көндә халыкка 56 оешма юридик ярдәм күрсәтә, алар шул исәптән Кулланучылар хокукларын яклау буенча судка дәгъва гаризаларын түләүсез нигездә әзерләргә булыша.
Кулланучылар хокукларын яклау өчен республикада инде дүртенче ел «Башкортстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау турында» дәүләт программасы уңышлы тормышка ашырыла. Аның гамәлдә булу чорында барлыгы 4,5 миллион сумнан артык субсидия бүленгән. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә кулланучылар хокукларын яклау буенча программалы документлар кертелде, шулай ук әлеге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультация һәм мәгълүмат бирү өчен кирәкле ресурслар булдырылды.
- 2020 елда кулланучылардан аларның хокукларын бозуга зарланып килгән 1000нән артык шикаять каралды, 217 дәгъва гаризасы төзүдә ярдәм күрсәтелде. Шул ук вакытта судка кадәр тәртиптә 12 миллион сумнан артык матди зыян каплатылган – бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 3 миллион сумга күбрәк, - диде Алексей Гусев.
Фото: pravitelstvorb.ru