-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
19 октябрь 2021, 14:15

Басуларны заманча техника иңли!

Гафури районы хуҗалыкларында шикәр чөгендерен алу ахырына якынлашкан

Басуларны заманча техника иңли!
Басуларны заманча техника иңли!

Районның Ялгызкаен авылына караган Ленин исемендәге колхоз һәм “Мөэминов” крестьян-фермер хуҗалыгы өчен дә агымдагы ел җиңелләрдән булмады. Корылык бик күп югалтуларга китерде. Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан нибары 15 центнер тәшкил итте.

Без килгән көннәрдә ленинлылар чөгендер уңышын җыя иде. Быел аны 550 гектар мәйданда утыртканнар. Яңгырсыз эссе һава нәтиҗәсендә елның-елында яхшы күрсәткечләр белән сөендергән культура быел ике тапкыр диярлек азрак уңыш биргән. Былтыр аны гектарыннан 370 центнер җыеп алган булсалар, быел 200 центнерга канәгатьләнергә туры килгән. “Нишлисең, елы шундый. Табышка өмет итеп булмады”, — ди хуҗалык җитәкчесе Риф Мөэминов.

Аның каравы, көнбагыш уңышы яхшы булды, дип сөенә ул. Уртача уңыш гектарыннан 22 центнер тәшкил иткән.

Гомумән алганда, хуҗалыкның 870 гектар җире бар. Бүген инде уңышны җыеп бетереп киләләр. Күп басулар сөрелеп, тырмаланып, киләсе елга әзерләп куелган. Риф Вәкил улы — тәҗрибәле, хәстәрлекле, киләчәкне уйлап эш итә торган җитәкче. Аның өчен иң мөһиме — техника төзек булу. Шуңа да техника паркы даими яңартыла. Без барган көнне чөгендер басуын өч заманча техника — бер “Холмер” һәм ике “Франц Клейн” комбайны иңли иде. Быел гына лизингка ике яңа “КамАЗ” да сатып алганнар.

Терлекчелектә дә эшләре көйле бара. Хуҗалыкның 420 баштан артык сыер малы, 70тән артык аты бар. Ике хуҗалыкта 42 кеше хезмәт сала.

ШУЛ УК ВАКЫТТА: Республикада шикәр чөгендере игүче 16 районның өчесендә – Благовар, Кырмыскалы, Уфа районнарында татлы тамыр тулысынча казып алынган, дүртесендә эшләр тәмамланып килә. Тулай җыем 810 мең тонна тәшкил итә. Уртача гектар куәте –247,6 центнер. Уфа һәм Кырмыскалы районнары басуларында бу күрсәткеч – гектарыннан 336-439 центнер. Предприятиеләрдә чөген­дер­нең яңа уңышыннан шикәр җи­тешерү башланган. Бүген заводларга 415 мең тонна чөгендер китерелгән, 15 мең тонна шикәр комы җи­тештерелгән.

Резеда ГАЛИКӘЕВА. Гафури районы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: