+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
20 октябрь 2021, 19:40

100нче мәдәният йорты булды!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Караидел районының Караяр авылында күпфункцияле мәдәният йортын ачты.

100нче мәдәният йорты булды!
100нче мәдәният йорты булды!

Иске мәдәният йорты бинасы 1961 елда төзелгән, ул социаль-мәдәни объектларының заманча таләпләренә җавап бирми, шулай ук тузган. 2020 елда яңа күпфункцияле мәдәният йорты төзелә башлады. Аны «Мәдәният» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзеделәр. Акчаларның бер өлешен «Башнефть» бүлеп бирде.

Билгеле булганча, авыл мәдәният йорты Башкортстанда 100нче күпфункцияле мәдәният йорты булды.

"Караяр авылында яшәүчеләрне истәлекле вакыйга-мәдәният йортының яңа бинасы ачылу белән котлыйм. Коронавирусның катлаулы чорында без республиканың иҗади коллективларына һәм актив авыл кешеләренә ярдәм итәргә тырышабыз, мәдәният учреждениеләренең матди базасын ныгытабыз, - диде Радий Хәбиров. – Шулай ук «Башнефть» җитәкчелегенә әлеге бинаны тергезүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Компания ярдәме белән республикада 260тан артык социаль объект төзелде».

Карадел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин авыл халкы исеменнән Радий Хәбиров һәм "Башнефть"нең генеральный директоры Хәсән Татриевка мәдәният йорты төзелеше өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, бу муниципалитет өчен бик мөһим объект, ул халык өчен чын мәдәният учагы булачак.

«Акрополь» подрядчы компаниясе биргән яңа бинаның символик ачкычын тапшырганнан соң, кунаклар яңа бинаны карап чыктылар һәм иҗат коллективлары вәкилләре белән аралаштылар.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: