+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
20 октябрь 2021, 18:05

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләмибез!

Русия Президенты ил Хөкүмәтенең 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр игълан итү турындагы тәкъдимен хуплады.

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләмибез!
30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләмибез!

Аның сүзләренә караганда, вакциналау дәрәҗәсе югары түгел, бу коронавирус инфекциясе таралуга булышлык итә. Шул ук вакытта эшләми торган бу көннәрдә хезмәт хакы саклана.

Русия Хөкүмәте вице-премьеры Татьяна Голикова Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә илнең бөтен территориясендә коронавирус таралуга бәйле рәвештә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре итүне тәкъдим итте.

"Эпидемиология вәзгыяте аеруча катлаулы булган төбәкләрдә, мәсәлән, 23 октябрьдән эшләми торган көннәр кертү мөмкинлеген тәкъдим итәм", - диде ул.

Путин төбәкләргә ковидка каршы көрәш өчен өстәмә ял көннәре билгеләү хокукын бирү тәкъдиме белән килеште. Дәүләт башлыгы төбәкләрне, кирәк булган очракта, 23 октябрьдән үк эшләми торган көннәр кертергә чакырды.

Фото:bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: