-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
20 октябрь 2021, 20:05

Кампусны швед компаниясе төзи

Уфада 5 мең урынга исәпләнгән 18 миллиард сумлык вузара кампус проектын кирәкле тәҗрибәсе булган швед компаниясе әзерләячәк.

Кампусны швед компаниясе төзи
Кампусны швед компаниясе төзи

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Александр Сидякин хәбәр итте.

«Без конкурс процедуралары үткәрдек. Шунда ук карар кабул ителмәде, әмма проектлау өчен нәкъ менә дөнья дәрәҗәсендәге кампусларны проектлау тәҗрибәсе булган танылган швед компаниясе сайланды. Бу, әлбәттә, 2030 ел таләпләренә җавап бирә торган заманча материаллар, технологияләр һәм җиһазлар булачак», - дип ассызыклады Сидякин.

Кампусның гомум бәясе 18 миллиард сум тәшкил итәчәк. Шуларның 10,8 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары, 3,6 миллиард сумы - төбәк бюджеты акчалары. Проект өч чираттан тора, алар 2025 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырылырга тиеш.

Объект Башкортстанның «Фән» гомумдәүләт проекты буенча дөнья дәрәҗәсендәге фәнни-белем бирү үзәген төзүгә биргән заявкасының бер өлеше буларак уйланылган. Ул 5 мең урынга исәпләнгән тулай торакларны, лабораторияләрне, фәнни-тикшеренү, административ корпусларны һәм спорт комплексын үз эченә алачак.

Кампус Уфа үзәгендә, республика Хөкүмәте бинасыннан ерак түгел урнашкан. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда конкурс нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча Башкортстанның «Евразийский НОЦ» заявкасы дәүләт ярдәме алды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: