-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
20 октябрь 2021, 19:40

Караиделлеләрне нәрсәләр борчый?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Караидел районының Караяр авылында яшәүчеләр белән аларны борчыган мәсьәләләр хакында фикер алышты.

Караиделлеләрне нәрсәләр борчый?
Караиделлеләрне нәрсәләр борчый?

Әйтик, авыл халкы үзәк урамдагы юл өслеген тергезү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

– Киләсе атнада юл техникасы 1,8 километр озынлыктагы авария хәлендәге участокны ремонтлау өчен асфальт җәюгә керешәчәк, - диде Радий Хәбиров. - Абдулла авылында да юлны ремонтлыйбыз.

Моннан тыш, авыл халкы Караярда аптека ачарга, амбулатория төзергә, иске ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналарын алыштыруларын сорады.

- Амбулатория төзелешен 2023-24 елларга планга кертәчәкбез, шунда ук даруханәне дә караячакбыз, – диде Радий Хәбиров. - Ашыгыч медицина ярдәме машинасына килгәндә, республикага мондый автомобильләрнең чираттагы партиясе килү белән, аларның берсен шунда ук урындагы табибларга тапшырачакбыз.

Төбәк җитәкчесе Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына урындагы янгын дружинасын техника белән тәэмин ителүне ачыкларга һәм автопаркны яңарту вариантларын тәкъдим итәргә кушты.

Башкортстан Башлыгы шулай ук хәбәр иткәнчә, «Газпром» программасы буенча 2022 елда Караидел районында Магинск – Абдулла– Караяр – Комсомольск – Яңа Бәрдәш – Әтнәш линиясе буенча поселокара газүткәргеч проектланачак. Төзелеш-монтаж эшләре 2024 елда башланачак. Радий Хәбиров ассызыклаганча, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, газны йортлар чикләренә кадәр түләүсез кертәчәкләр.

– Хәзер безнең барыбыз өчен дә төп бурыч-коронавирустан вакцина ясау, - дип мөрәҗәгать итте халыкка Радий Хәбиров. – Һәр иртәдә республиканың сәламәтлек саклау министры күпме кеше авырганын, күпме үлүен хәбәр итә. Кызганычка каршы, әлегә саннар арта. Шуңа күрә әгәр дә Сез прививка ясатмаган булсагыз, мөмкин кадәр тизрәк вакциналаныгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Республика җитәкчесе урындагы мәктәптә тә булды.

Фото: bashinform.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: