-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
22 октябрь 2021, 14:40

Гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен

Башкортстан Республикасының Ата-аналар һәм педагоглар ассоциациясе «Күпбалалы Башкортстан – гаилә бәхете палитрасы» проекты белән быел Башкортстан бюджетыннан субсидияләр һәм Русия Президенты грантлары конкурсында җиңүче булды.

Гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен
Гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен

Бу проект 2020 елда башланган, республика Башлыгы грантларының III конкурсында «Зур гаиләгә зур сәяхәт» проекты белән җиңүче булган эшнең дәвамы. Проектка Башкортстан Республикасының 38 шәһәр округыннан һәм муниципаль районыннан 100дән артык күпбалалы гаилә җәлеп ителде.

Яңа проект кысаларында Ассоциация Башкортстан Республикасының Ггражданнар җәмгыятенә ярдәм итү фонды, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм проект партнерлары ярдәмендә күпбалалы гаиләләр өчен гаилә кыйммәтләрен үстерүгә һәм күпбалалы гаиләләрнең иминлеген ныгытуга, гаилә һөнәрчелек традицияләрен, һәр гаилә әгъзасының иҗади потенциалын, шулай ук республика гаиләләренең социаль активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар уздырачак.

1 ноябрьдән күпбалалы гаиләләр өчен «Гаилә калейдоскобы» конкурсы старт ала, анда конкурсантлар гаилә һөнәре, иҗаты яки социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру турында видеоролик тәкъдим итәчәкләр. Конкурсның номинацияләре: "Һөнәр бәхете", "Гаилә иҗаты", "Социаль актив гаилә". Һәр номинациядә беренче урыннарны алучылар «Күпбалалы гаилә – милләт горурлыгы» фильмын төшерүдә катнашачак. 2022 елның мартында проектның йомгаклау чарасы – «Гаилә палитрасы» арт-фестивале узачак.

Фестиваль программасында: «Гаилә калейдоскобы» конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы, «Күпбалалы гаилә – милләт горурлыгы» фильмын тәкъдир итү, күпбалалы гаиләләрнең презентацияләре һәм мастер-класслары, «Гаилә һөнәре» иҗади эшләр күргәзмәсе, фото - һәм видеозоналар, ата-аналар өчен консультация зонасы, балалар өчен анимация. Чара 300дән артык катнашучыны берләштерәчәк.

Күпбалалы гаиләләрнең уңай тарихы турындагы иң яхшы видеороликлар Башкортстанның гаилә порталында урнаштырылачак: www.семьярб.рф.

Фото: rg.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: