+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
22 октябрь 2021, 11:15

Күгәрчендә исәп алу гөрләп бара!

Чөнки районда мөһим кампаниягә ныклы әзерлек белән килделәр.

Күгәрчендә исәп алу гөрләп бара!
Күгәрчендә исәп алу гөрләп бара!
Күгәрчен районында халык санын алу эше тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Район буенча 8 исәп алу участогы эшли, аларга 51 исәп алучы керә. Әлеге вакытта 8 контролер һәм 51 исәп алучы үз эшләрен башлады, районда яшәүче гражданнар турында мәгълүмат туплар өчен шәхси хуҗалыклар буйлап йөриләр, дип хәбәр итә “Морадым” басмасы.


2021 елгы җанисәп кампаниясендә катнашучы исәп алучылар зәңгәр төстәге махсус экипировкада (жилетта һәм халык исәбен алу символикасы төшерелгән шарфта), аларда планшетлы компьютер һәм танытма бар (ул паспорт күрсәткәндә генә гамәлдә).

Бер ай буе исәп алучылар Күгәрчен районы халкы турында мәгълүмат җыячак. Халык санын алу Русия халкы турында объектив мәгълүмат алырга булышлык итәчәк. “Росстат” бирелгән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Гражданнар турында сораганда документларны күрсәтү мотлак түгел.
Әгәр исәп алучыга карата икеләнүләр булса, 102, 112 телефоннарына, яки участок уполномоченныена мөрәжәгать итәргә кирәк.

— Яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында районда тиешле чаралар да күрелә, барлык персонал да саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Авыл халкының исәп алу кампаниясен аңлап кабул итүе бик мөһим. Район халкының бу кампаниядә актив катнашуына ышанабыз, — ди район буенча җанисәп үткәрүгә җаваплы вәкил Элеонора Байгазакова.
 
 

Фото: moradim.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: