+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
22 октябрь 2021, 19:40

Владимир Путинның йөкләмәсе үтәлде

22 октябрьдә Әбҗәлил районының Давыт авылында поселок эчендәге газ бүлү челтәрләрен файдалануга тапшыру һәм беренче йортларны газга тоташтыру тантанасы булды.

Владимир Путинның йөкләмәсе үтәлде
Владимир Путинның йөкләмәсе үтәлде

Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром межрегионгаз» җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Густов катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, Давыт авылына Русия Президенты Владимир Путин 2021 елның августында Әбҗәлил районында «Цемикс» заводы хезмәткәрләре һәм төзүчеләре белән очрашу вакытында газ кертү бурычын куйды. Бурыч рекордлы срокта үтәлде – ике ай эчендә гомум озынлыгы 15,6 км булган челтәрләр төзелде һәм аларны участок чикләренә кадәр җиткерделәр. Башкарылган эш нәтиҗәсендә газга 400дән артык җир участогы тоташтырыла алачак. 212 йорттан тиешле гаризалар алынган инде.

– Бүген Башкортстанда социаль "догазификация" буенча күләмле программага старт бирдек, аны илебез Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Ул газ үткәрелгән торак пунктлардагы участоклар чикләренә кадәр бушлай газ бирүне күздә тота. Давыт – бу әле беренче адым гына. Республикада программа 2,6 мең торак пунктка кагылачак, - диде Радий Хәбиров. – Шул рәвешле без республикага газ кертү дәрәҗәсен 10 процентка арттыра алабыз, ул 83,6 процент тәшкил итә.

– Русия төбәкләренә, бигрәк тә авыл территорияләренә газ үкәрү «Газпром межрегионгаз» тормышка ашыра торган мөһим социаль бурыч булып тора, – дип билгеләп үтте компаниянең генеральный директоры Сергей Густов. - Башкортстандаҗгаз үткәрү план-графигы нигезендә, тизләтелгән механизм буенча газ челтәрләренә тоташуның потенциаль күләме - 176 меңнән артык йорт.

Башкортстанда шулай ук 2021-25 елларга төбәкне газ белән тәэмин итү һәм газ кертүне үстерү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Аны республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм «Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер расладылар. Бу максатларга компаниянең инвестицияләр күләме 13,5 миллиард сум тәшкил итә. Бу, алдагы биш елдагыга караганда, алты тапкыр диярлек күбрәк.

Әлеге программа ярдәмендә Башкортстанда техник яктан мөмкин булган газ үткәрүне тулысынча тәмамлаячаклар.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: