+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
28 октябрь 2021, 21:36

Халык исәбен алу икътисад үсешенә кирәк

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Бөтенрусия халык исәбен алуда катнашты. Республиканың аграр ведомство җитәкчесе үзенә һәм гаиләсенә анкетаны "Дәүләт хезмәтләре" порталында онлайн-форматта тутырды.

Халык исәбен алу икътисад үсешенә кирәк
Халык исәбен алу икътисад үсешенә кирәк

- Бу бик уңайлы һәм нәтиҗәле, - ди Илшат Фазрахманов. - Эш графигы исәпкә алучылар белән күзгә-күз очрашу өчен күп вакыт сарыф итәргә мөмкинлек бирми, ә порталдагы шәхси кабинетта барысын да этаплап, теләсә кайсы уңайлы вакытта эшләргә була. Санлаштыру социаль өлкәдә дә, икътисадта да күп процессларны тизләтә. Төбәкнең авыл хуҗалыгында без дә барлык юнәлешләрдә санлы технологияләр кертү өстендә максатчан эшлибез.

Илшат Фазрахманов халык исәбен алу - икътисадны планлаштыруга, күпсанлы авыл халкы булган республика өчен яхшы ярдәм, бу аеруча актуаль, дип билгеләде. Әйтик, 2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программасын әзерләгәндә файдаланылды, аның нәтиҗәләре буенча республикада 3,5 меңнән артык авыл гаиләсе торак шартларын яхшыртты. Дистәләгән авыллар төзекләндерелде, йөзләгән километр су һәм газ челтәрләре төзелде. Шул ук вакытта тормыш бик тиз үзгәрә, яңа программалар өчен актуаль мәгълүматлар кирәк, шуңа күрә бүген һәр төбәкнең халык санын алу узуы бик мөһим.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: