-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
30 октябрь 2021, 17:25

Җанисәп алу кампаниясендә катнашу нигә һәркайсыбыз өчен зарур?

Җанисәп алу кампаниясе дәвам итә. Бу юлы ул бик җиңел булмаган чорда - пандемия шартларында уза. Шулай булуга карамастан, исәп алучылар һәркайсыбызның янына киләчәк. Әгәр дә инде халык исәбен алуда “Госуслуги” порталы аша катнашкансыз икән, аннан килгән махсус QR-кодны исәп алучыга күрсәтү мотлак.

Җанисәп алу кампаниясендә катнашу нигә һәркайсыбыз өчен зарур?
Җанисәп алу кампаниясендә катнашу нигә һәркайсыбыз өчен зарур?

- Мин җанисәп алу кампаниясендә катнаштым, анкетаның барлык сорауларына да җентекле итеп җавап бирдем, - дип уртаклашты Дүртөйле шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, “Әллүки” татар фольклор ансамбле, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Дүртөйле районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Васикова. - Исәп алучы, ишекне ачу белән, документларын күрсәтте, үзе, матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, җанисәп алу кампаниясенең билгеләре төшерелгән махсус жилетта, муенында шарфы, кулында планшеты бар иде.

Анкетаның сораулары аңлаешлы, гади тел белән язылган, аларга җавап бирү бернинди дә кыенлык тудырмады. Җавапларымны исәп алучы минем күз алдымда планшетына кертте.  Балалар һәм оныгым өйдә юк иде, алар хакында да мәгълүмат бирдем.

Светлана Фәүзи кызы җанисәп алу кампаниясендә катнашу һәркайсыбыз өчен фарыз икәнлеген яхшы аңлаучы алдынгы карашлы шәхесләрдән.

- Беренчедән, безнең хактагы мәгълүмат илебез тарихына кереп кала, икенчедән, әлеге дәүләт кампаниясе нәтиҗәләре буенча барыбыз өчен дә кирәкле булган, тормыш-көнкүрешебезне яхшыртуга юнәлтелгән программалар кабул ителә. Исәп алучы белән аралашуга күп дигәндә 15 минут сарыф була, ә шушы кыска вакыт эчендә киләчәгебезне күркәмрәк итүгә саллы өлеш кертә алабыз, - ди ул. - Мөһим чарадан беребез дә читтә калмыйк!

Миләүшә Латыйпова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Дүртөйле районы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: