+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
30 октябрь 2021, 18:28

Ил тарихында эзеңне калдыр!

Бөтенрусия җанисәп алу кампаниясендә катнаштыгызмы әле, дуслар? Читтә калмагыз, чөнки җанисәп мәгълүматлары илебез җитәк­челегенә якын киләчәк өчен социаль-икътисади үсеш сәясәтен төзергә, демографиягә бәйле проблемаларны ачыкларга һәм алар буенча максатлы программалар кабул итәргә нигез булачак. Бу җәһәттән шуны гына әйтеп үтү дә җитә: “Ана капиталы” нәкъ менә чираттагы халык исәбен алудан соң гамәлгә кертелде.Әһәмиятле чара хакында дәүләт статистикасының Дүр­төйле шәһәрендәге бүлеге җитәкчесе Светлана Гәрәева белән әңгәмәләшәбез.

Ил тарихында эзеңне калдыр!
Ил тарихында эзеңне калдыр!

— Светлана Мадисовна, җанисәп алу кампаниясендә халык актив катнашамы, исәп алучыларның тәэссоратлары нинди?
— Эшне бернинди тоткарлыксыз башлап җибәрдек. Дүртөйле районы һәм шәһәрендә 113 исәп алучы эшли, шәһәрдә — 10, авылларда 9 участок булдырылды. Күпфункцияле үзәктә халыкны стационар исәп алучыбыз кабул итә. Анда, шулай ук, волонтерлар эшли. Алар җанисәп алу кампаниясе хакында аңлатма бирә, махсус буклетлар тарата.
Халык мөһим чара башлануы хакында хәбәрдар: урындагы телевидение аша чыгыш ясадык, гәзитләр белән хезмәттәшлек итәбез, авыл старосталары белән бәйләнеш булдырдык.
Исәп алучылар белдерүенчә, яше-карты, нигездә, ил күләмен­дәге чара хакында белә, җанисәптә актив катнаша. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләргә, төрле респондентларга тап булабыз. Әле кичә генә бер әбекәй исәп алучыбызны капка төбеннән кире борган, тегесе документларын, махсус кенәгәсен күрсәтсә дә, син исәп алучы түгел, муеныңда шарфың юк, дигән. Исәп алучыбызның шарфы онытылып калган икән. Аңа, кире өенә кайтып, шарфын муенына асып, таләпчән респондент янына яңадан килүдән башка чара калмаган. Бу вакыйга исәп алучыларыбыз өчен үзе бер сабак булды. Игътибарлы, уяу булу хәзерге заманның иң кирәкле таләпләре икәнен беребезгә дә истән чыгарырга ярамый, әлбәттә.
Имин булмаган гаиләләр, полициядә исәптә торучылар янына хезмәткәрләребез участок уполномоченные белән бара.
— Исәп алучы килгәндә хуҗа өйдә булмаса?
— Ул аңа махсус язу калдырачак. Анда җанисәп кампаниясендә катнашырга чакыру, аны кайда үтеп булуы хакында белешмә бар, телефоннар күрсәтелгән.
— Исәп алучының үз вазыйфаларын намус белән башкаруы ничек тикшерелә?
— Бу җәһәттән борчыласы юк: контролерлар теләсә кайсы адрес буенча барып, аларның эшен тикшерә ала. Аннары, планшетта махсус программа урнаштырылган, геолокация бар. Исәп алучының мәгълүматларны әлеге вакытта кайда тутыруы күренеп тора. Бер сүз белән әйткәндә, ул мәгълүматларны өендә утырып планшетка кертә алмый, анкета мотлак рәвештә конкрет адреста тутырылырга тиеш.
— Җаваплы эшегездә уңышлар телибез!

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе
Миләүшә Латыйпова әңгәмәләште.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова

 

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: