+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
1 ноябрь 2021, 13:05

Уфада пенсионер 680 меңеннән колак каккан

Башкортстанда бер тәүлек эчендә мошенниклык фактлары буенча 14 җинаять эше кузгатылган.

Уфада пенсионер 680 меңеннән колак каккан
Уфада пенсионер 680 меңеннән колак каккан

Кайбер очракларда пенсионерлар аферистлар гамәлләреннән зыян күргән.

Уфада полиция хезмәткәрләренә 71 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә. Ул үзен банк хезмәткәре белән таныштырган билгесез кеше шалтыратуы турында сөйли. Таныш булмаган ир мошенниклыкның иң популяр схемаларның берсен куллана һәм пенсионерны акчаларын чит исәпкә күчерергә ышандыра. Нәтиҗәдә, хатын 680 мең сумнан мәхрүм калган.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы шуны искәртә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез. Имеш, банк хезмәткәре шалтыраткан очракта, трубканы салыгыз.

Исегездә тотыгыз, мошенниклар ялган номерлар куллана ала. Социаль челтәрләрдә аралашканда уяу булыгыз. Танышларыгыздан шикле СМСлар килгәндә аларның шәхси номерына шалтыратып, хәлне ачыклагыз.

Фото:bash.news.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: