Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Билгеле булганча, коронавируслы яңа туган өч бала реанимациягә эләккән. Аларның хәле авыр дип бәяләнә.
Сабыйлар чирне вакциналанмаган әниләреннән йоктырган.
Бу пациентлар 17нче дәваханәнең махсус бүлегендә дәвалана. Кечкенә пациентларга вируска каршы препаратлар билгеләгәннәр, симптоматик дәвалау кулланалар, күрсәткечләр буенча гормональ препаратлар бирелә.
Фото: bash.news.ru