+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
3 ноябрь 2021, 10:58

“Кырмыскалыда халык исәбен алуда иң җитди саклык чаралары күрелә”

Эльвера Шакирова, Кырмыскалы районында халык исәбен алу буенча вәкаләтле вәкил:

“Кырмыскалыда халык исәбен алуда иң җитди саклык чаралары күрелә”
“Кырмыскалыда халык исәбен алуда иң җитди саклык чаралары күрелә”
- Әлеге Бөтенрусия халык исәбен алу барышында районда барлык саклык чаралары да үтәлә. Исәп алучыларның барысы да диярлек коронавирус инфекциясенә каршы вакциналанган. Контролерлар да алар белән даими рәвештә бәйләнештә тора. Көн дә иртән сәламәтлек торышы белән кызыксына, температуралары күтәрелмәгән, авырмаганнарына гына йортлар буйлап йөрергә рөхсәт бирелә. Кыскасы, чир таралуга юл куелмый. Үзләре дә саклану чараларын күреп эш итә. Исәп алучылар перчатка, битлек, дезинфекция чаралары белән тулысынча тәэмин ителде. Кешеләр белән аралашкан, анкета тутырган вакытта да махсус араны саклау мөһимлеген яхшы аңлыйлар.

Исәп алучыларның күпчелеге – авыл биләмәсе хезмәткәрләре, укытучылар, кыскасы, авыл халкына яхшы таныш кешеләр. Шуңа аларны барысы да танып тора. Һәрберсе “Всероссийская перепись 2020" дигән тамгалы зәңгәр шарфтан, зәңгәр жилеттан киенгән, кулларында "Росстат" дип язылган портфель һәм планшет бар, үзләре белән таныклык һәм паспорт та йөртә. Бу документларны алар таләп иткән һәркемгә күрсәтергә тиеш.

Әлбәттә, исәп алучы ниндидер шик тудыра икән яки аны йортына кертергә теләмәгәннәр исәп алуны Дәүләт хезмәтләре порталында яки стационар исәп алу участокларда үтә ала. Алар авыл биләмәләре хакимиятләре, Кырмыскалы авылындагы күпфункцияле үзәк һәм Авыл хуҗалыгы идарәсе биналарында урнашкан.

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Эльвира Ямалетдинова язып алды.

Автор фотосы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: